Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Рөстәм Миңнеханов: "Татарны саклауның юлын эзләргә кирәк"


Сулдан уңга - Ф.Мөхәммәтшин, Р.Миңнеханов, Р.закиров

Сулдан уңга - Ф.Мөхәммәтшин, Р.Миңнеханов, Р.закиров

Рөстәм Миңнеханов чит төбәкләрдән килгән татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Җыелышта сүз татар телен саклау, динне үстерү, татар милләтен берләштерү турында барды.


Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан, президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан, Русия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге милли хәрәкәт вәкилләре белән очрашты. Президент белән сөйләшүдә Русиянең 41 төбәгеннән – 128, 11 чит илдән 14 вәкил катнашты. Шулай ук Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан да татар оешмалары җитәкчеләре килде. Президентны Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары, министрлар, уку йортлары ректорлары, динчеләр тыңлады.

Ринат Закиров Миңнехановны лидер дип атады

Сөйләшүдә татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Финляндия татарларының “Ислам” җәмгыяте җитәкчесе Окан Даһер, конгрессның Төмән өлкәсе бүлеге башлыгы Нурулла Саттаров, Мәскәүнең “Аргамак” клубы вәкиле Ильвир Махуров, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова, Кытай татарлары вәкиле Торсынтай Галиев чыгыш ясады.

Алар милли эшне алып бару юллары белән таныштырды. Проблемнары белән дә уртаклашты. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез президенттан татарлар белән элемтәләрне арттыруны сорый.


Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Рөстәм Миңнеханов бер генә ел президент булып эшләсә дә, үзен гомум татар юлбашчысы итеп күрсәтте дип белдерде. Рөстәм Миңнехановның читтәге татарлар белән очрашуын, аларның проблемнарын хәл итәргә тырышуын искә алды.

Туфан Миңнуллин татарча сөйләргә чакыра


Дөрес, чыгышларның бер өлеше урыс телендә булды. Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин моңа каршы чыкты, икенче юлы Казанга татарча өйрәнеп килергә кушты. Милләтнең телсез яши алмавын искәртте.


Рөстәм Миңнеханов исә, татарча белмәүчеләргә бик каты бәрелмәскә кирәк, дип саный. Президент фикеренчә, иң мөһиме – кеше җаны белән татар булырга тиеш.

“Татарстанда да татар теле проблемы бар”

Игътибарны шул күренеш җәлеп итте: Рөстәм Миңнеханов чыгышын һәрвакыттагыча кыска һәм тиз тотты. Глобаль тәкъдимнәр әйтмәсә дә, төбәкләрдә милләт белән дин эшләрен бергә алып бару, мәчетләрдә мәктәпләр ачуга тукталды. Чыгышында милли тәрбияне мәктәпкә түгел, гаиләгә генә кайтарып калдыруын тагын бер тапкыр күрсәтте. Татарстанда да татар теле проблемы бар, диде президент.

Рөстәм Миңнеханов финанс эшләрен яхшы белгәнлектән, татарларны Татарстанга җәлеп итүнең тагын бер юлын – бизнес өлкәсен дә искә алды.

“Бүген телне, милләтне саклау юлларын эзләргә кирәк. Бу эшне Татарстанда башкару җиңелрәк, ә читтә инде авыррак. Анда мөмкинлекләр юк. Шуңа бу эшне татар кешеләренә таянып, бергәләп эшләргә кирәк.

Хәзер яңа мөмкинлекләр күп. Телевидение, интернет бар. Социаль челтәр кайный. Нишләп әле татарча челтәр ачмаска? Яшьләр өчен интернет, телевидение ачарга кирәк.

Очрашуга Чуашстан, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов та килде

Телне, милләтне саклауда диннең роле зур. Шуңа дин әһелләрен очрашуларга чакырабыз. Диндә дә тәртип юк. Күп төбәкләрдәге татар мәчетләре дөрес булмаган кешеләр кулына күчте. Мәчет аша яшьләргә ана телен өйрәтүгә, шунда мәктәпләр оештыруга игътибар итәргә кирәк”, диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Зур проблемнар искә алынмады


Әмма президент белән очрашуда кискен проблемнарга тукталмадылар. Һичьюгы Татарстанда татар мәктәпләрен ябу мәсьәләсенә. Бәлки, шуңа әлеге очрашу символик рухта узды. Очрашу милли хәрәкәт вәкилләренә татарның яңа юлбашчысы барлыгын, искесенең күптән китүен тагын бер тапкыр искә төшерү өчен оештырылды дигән тәэсир калды.


Шулай да Рөстәм Миңнехановның дингә игътибар бирүе, мәчет тирәләрендә мәктәпләр ачарга чакыруы күпләрне сөендерде. Татарлар инкыйлабка кадәр сакланып яшәгән, Русиядә милләт булып калуның бердәнбер юлы булган мәхәллә системасы юлына, авырлык белән булса да, яңадан баса башлады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG