Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:26

25 апрельдә Казанда "Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар" исемле халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылган җыенга дөньяның төрле илләреннән галимнәр чакырылган иде.


Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган җыелышның пленар утырышы, конференциягә якын һәм ерак чит илләрдән чакырылган кунаклар да булганга күрә ахрысы рус һәм татар телләрендә алып барылды.

Ләкин ни хикмәт, башка халыкара конференцияләрдә килгән кунаклар өчен тәрҗемәче хезмәтләре тәкъдим ителә торган булса да, бу җыенда андый мөмкинлектән файдаланып булмады.

Конференция зурлап оештырылган иде. Пленар утырышта үз чиратлары белән Мәскәү, Германия, Үзбәкстан, Төркия, Азәрбайҗан, Финляндия һәм башка чит ил галимнәре чыгыш ясады. Шулай ук күрше республика вәкилләре дә секция утырышларында үз докладларын тәкъдим итте.


Кайберләре үз чыгышларын кыска тотса да, кайбер ил галимнәре Тукай белән үз илләре арасындагы бәйләнешләрне озын-озык аңлатып тыңлаучыларны ялыктырып та алды.

Тукайга Мәскәүдә һәйкәл, Истанбулда парк

Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева сүзләренчә, 26 апрель – Тукай туган көн татарлар өчен мәдәният бәйрәме үзенчәлеген йөртә. Бу көн бары тик Татарстанда гына түгел, якын һәм ерак чит илләрдә дә зурлап билгеләп үтелә.

Әйтик, иртәгә Мәскәүдә Тукай һәйкәлен ачу тантанасы була һәм берүк вакытта Төркиянең Истанбул шәһәрендәге иң зур паркларының берсенә Тукай исеме биреләчәк, дип белдерде Зилә Вәлиева.

Мостафа Өнер: "Тукай – татар теленең байрагы"

Төркиядән килгән төрек галиме Мостафа Өнер саф татар телендә чыгыш ясап, Тукайның татар теленең байрагы булып торуын бәян итте.

"Бу конференция бик әһәмиятле. Мин Тукайның 110 еллыгыннан алып барлык юбилейларына да катнашкан, Тукай эзләреннән йөргән кеше. Үзем тюрколог булсам да, татарчаны Тукай аша өйрәнгән кеше", ди ул.
Мостафа Өнер

"Бу конференциягә, күрүебезчә, күрше республикалардан, чит илләрдән күп кенә галим чакырылган. Без шушындый җыеннарда төрле чыгышларны тыңлап, тәҗрибәләребезне арттырабыз, энергияләребезне берләштереп, үз илләребезгә татар халкына хезмәт итәргә дип кайтабыз", ди Өнер.

Тукайны киләсе буыннарга мирас итеп калдыру өчен, беренче чиратта туган телне сакларга кирәк. Тел онытылса, халык та югалачак, дип белдерде төрек галиме Мостафа Өнер.

Окан Даһер: "Тукай – халыклар арасында күпер коручы"

Финляндия татарларының "Исламия" җәмгыяте рәисе Окан Даһер, татарлар Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, Тукай барыбер халык күңелендә сакланып калды. Без, Тукай ярдәме белән, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне хәзер дә дәвам иттерәбез, дип белдерде.

"Тукай төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне туплаучы көч. Ул – халыклар арасында күпер коручы. Аның хатирәсенә без бу көннәрдә баш иябез, аның белән горурланабыз", ди Финляндия кунагы.
Конференция вакытында Тукай китапларын да сатып алырга мөмкин булды

Окан Даһер үз чыгышын "Халык зур ул, көчле ул, Дәртле ул, моңлы ул,
Әдип ул, шагыйрь ул" дигән Габдулла Тукай шигырь юллары белән тәмамлады.

Төштән соң җыелыш, "Габдулла Тукай иҗаты һәм әдәби багланышлар", "Габдулла Тукай һәм тел мәсьәләләре", "Габдулла Тукай мирасы фольклористика, сәнгать белеме һәм педагогикада", дигән секцияләрдә дәвам итте.

Конференциядә катнашучылар игътибарына шулай ук Габдулла Тукайның төрле елларда чыккан үз китаплары һәм аның тормышына, иҗатына багышланган басмалар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG