Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез журналистларга караганда хайваннарны күбрәк кеше яклады


Бәйсез журналистларны яклау пикеты
Бәйсез журналистларны яклау пикеты

23 апрельдә Уфада ике каршылык чарасы узды. Беренчесендә бәйсез журналистларны якласалар, икенче чарада караусыз җәнлекләрне якладылар. Соңгысында битараф булмаганнар күбрәк иде.

Нефтьчеләр мәдәният сарае каршында узган пикетта дистәгә якын кеше катнашты. Пикетчылар узган атнада хөкем ителгән бәйсез журналистлар Айрат Дилмөхәммәтов белән Роберт Заһреевларны яклап чыкты. Кулларда: “Без полиция дәүләтенә каршы!”, “Репрессияләр арткан саен каршылык та артачак!”,“Айрат Дилмөхәммәтовка – ирек!”, “Роберт Заһреевка – ирек!” кебек шигарләр күтәреп тордылар.

Каршылык акциясен Сул фронт хәрәкәте оештырды. Чарага шулай ук “Алма” фиркасе бүлекчәсе башы һәм берничә башкорт җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре дә килгән иде. Соңгылары пикетта катнашмый, аны читтән күзәтү белән генә чикләнделәр. Шул ук вакытта теләктәшлек белдерүләрен һәм үзләре дә каршылык чарасы оештырачакларын ирештерделәр. Башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы җитәкчесе Азат Сәлмәнов:

“Айрат Дилмөхәммәтов һәм Роберт Заһреевлар Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән килешми, аны югары мәхкәмәгә бирделәр. Без шул көнне пикет үткәрәчәкбез. Анда барлык мөселманнар, кеше хокуклары яклаучылар катнашыр дип өмет итәбез”.

“Ак тамыр” башкорт җәмәгатьчелеге оешмасы рәисе Ирек Агишев:

“Аларны бу кадәрле каты хөкем итү – ул кеше хокуклары турындагы документларга каршы килә. Без моны бөтен җәмәгатьчелеккә җиткерергә һәм бергәләп яклап чыгарга тиеш. Чөнки бүген якламасак, иртәгә алар урынында башкалар булачак. 1937 елдагы хәлләр кабатланмасын өчен без моны бөтен җәмәгатьчелек оешмалары һәм кеше хокуклары яклаучылар дәррәү күтәрелергә тиешбез”.
Бәйсез журналистларны яклау пикеты




Шул ук көнне – 23 апрельдә башкалада хайваннарны яклау чарасы узды. Пикет башкаланың Ленин мәйданында узды. Анда 150гә якын, ягъни журналистларны яклаучылардан унбиш тапкыр күбрәк кеше катнашты. Кулларда: “Без хуҗасыз хайваннарны атуга каршы!”, “Без явызлыкка каршы!”, “Хайваннарның гомерен саклау өчен ит һәм тиредән баш тарт!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.
Хайваннарны яклау пикеты



Чарада хуҗасыз җәнлекләрне үтерүне тыю, хайваннар үрчүен дәүләт күзәтүенә алу, алар үрчемәсен өчен стерильләштерү программасын кабул итү, йортсыз җәнлекләрне теркәү һәм аларга чиплар урнаштыру, караусыз җәнлекләр алуны популярлаштыру таләп ителде.

Пикетны оештыручылар – Табигатьне саклау хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе һәм Уфаның караусыз җәнлекләрне яклау оешмасы. Пикет, шулай ук, велосипедчылар мизгелен ачу көненә һәм урынына туры килү сәбәпле, анда велосипедчылар һәм хайваннарга битараф булмаган һәр уфалы катнашты.
"Мехтан һәм иттән баш тарт!"
XS
SM
MD
LG