Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтә Татарстанны Казакъстан белән бутыйлар


Казан кош очкан биеклектән
Казан кош очкан биеклектән

Татарстан Мадридта үткән халыкара туризм күргәзмәдә тәкъдим ителде. Бөтен Русияне тәкъдим иткән 200 квадрад метр мәйданны биләгән урында Татарстаннан кала Дагыстан, Краснодар, Иркутски, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре, Русиянең музей тыюлыклары күрсәтелгән.

“Татарстан белән Казакъстанны бутау бар. Әмма әкренләп тану да сизелә, ди әле генә Мадритдан кайткан Айдар Камилянов. Ул республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәре. Аның әйтүенчә, Татарстанны һәм Казанны таныта башлауга 1000 еллыкны үткәрү һәм Халыкара универсиаданы дәгъвалау уңай йогынты ясаган. Испания башкаласында 30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр үткән бу халыкара күргәзмә “2008 елның Бөтен турлары” дип аталган. Анда 190-лап ил катнашкан. Русия күргәзмәсе эчендәге Татарстан бүлеге дә күпләрне җәлеп иткән.
“Казанга, Татарстанга ничек барырга була. Туры рейслар бармы”, дип сораштыралар”, ди Камильянов.

Казан кирмәне

“Мәскәү һәм Петербурда күпләр булган инде һәм шуңа күрә алар Русия харитәсеннән үзләренә башка төбәкләрне ачарга телиләр”, ди шушы ук күргәзмәдә катнашып кайткан министрлык вәкиле Екатерина Барабанова. Татарстан белән бигрәктә чит илләрнең мәгълүмат чаралары кызыксынган. Алар пресс-турга килергә теләк белдерсә, Русиянең туризм индустриясе белән шөгыльләнүче төрле ширкәтләре Татарстан турында мәгълүматны үзләренең белешмәлекләренә кертергә вәгъдә иткән.
Соңгы бер ел эчендә Татарстан берничә халыкара туризм күргәзмәсендә катнашты. Узган елның март аенда Берлинда, ноябрьдә Лондонда булган иде. Менә тиздән Болгарстан башкаласы Софиягә барырга җыеналар. Андагы күргәзмә Болгарстанда Русия елы уңаенан үткәрелә.
Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре кайда гына юл алмасын республиканы тәкъдим иткән язуларның, рәсемнәрнең һәм белешмә китапларының иң өске өлешенә Татарстан туризмы бренды ясалган. Анда Казан кирмәнененең керешендәге Спас манарасы каршында ике кеше сүрәтләнгән.
Ә менә Казан каласының туризм бренды һәм шигаре башка. Татарстан башкаласы үзен таныту өчен яңа шигарь эзли башлаячак. Бәйге март аенда узарга тиеш. Бу хакта әле яңарак кына үткәрелгән чара- Казанның турист-мәгълүмат үзәген тәкъдим итү вакытында белдерелде. Казан башкарма комитетының тышкы бәйләнешләр һәм туризм комитеты рәисе урынбасары Иван Кадошников әйтүенчә, Казанны таныта торган шигарь- “Европа белән Азия очрашкан урын” дигән сүзләр Англиянең TMi маркетинг ширкәте вәкилләренә күңелләренә бик үк хуш килеп бетмәгән. Казанга узган елның декабрь уртасында булган сәфәрләре вакытында алар: “Әлеге шигарь кызыксыну тудыра, интригасы да бар һәм Көнбатыш белән Көнчыгышның бергә үрелүен дә күрсәтә”, дигәннәр. Алар әйтүенчә болар барсы да Русиядә яшәүчеләргә юнәлгән. Чит ил туристлары өчен бу бернәрсә турында да сөйләми. Һәм республикага килгән кунаклар Европа белән Азия кайсы төштә очраша икән соң дип уйга калачак, дип белдергән TMi вәкилләре.
Гомере кыска булган “Европа белән Азия очрашкан урын”дигән язу узган елның үктәбер аенда гына кабул ителгән иде. Аны Казан башкарма комитетының тышкы бәйләнешләр һәм туризм комитеты эшләде. Казан брендында шулай ук Яңарыш чорында кулланылган антиква шрифтында латин хәрефләре белән KAZAN дип язылган. Игътибар белән караганда көнчыгыш нәкыше һәм зилант сүрәтен дә күрергә була иде.
Яңа шигарь бәйгесе, Казанның турист-мәгълүмат үзәге вәкиле Резидә Довгаль әйтүенчә, мартта башланып бер ай дәвам итәчәк. Һәм анда һөнәри дизайнер ширкәтләре, шулай ук аерым кешеләр дә катнаша ала.
XS
SM
MD
LG