Accessibility links

Косово Брюссель карамагына күчә


Әлегә Косово урамнарында БМО идарәсендәге американ хәрбиләре
Әлегә Косово урамнарында БМО идарәсендәге американ хәрбиләре

Европа Берлеге Косовода 2 меңләп полиция һәм идарә хезмәткәрен урнаштыру карарын раслады. Бу идарә 1999 елдан бирле эшләп килгән БМО идарәсен алыштырачак һәм Косовога тулы бәйсезлеккә күчү чорында ярдәм итәчәк.


Шулай итеп, Косово Берләшкән Милләтләр карамагыннан Европа Берлеге карамагына күчә. Яңа идарәнең кайчан эшли башлаячагы әлегә төгәл әйтелмәде, ләкин ул бәйсезлек игълан ителгәнгә кадәр булачак, дип көтелә.

Бу вазифа Косово һәм Балкан өчен генә түгел, ә Берлекнең үзе өчен дә бик әһәмиятле. 27 илдән торган пошмас оешма шактый четерекле эш башкарырга тиеш булачак – Сербиянең бишеге саналган, ләкин хәзер нигездә албаннар яшәгән төбәкнең тавыш-тынсыз Сербиядән аерылып чыгуын тәэмин итергә.

Париждагы Иминлек институтында Балкан белгече Джуди Батт сүзләренчә, Берлеккә бу эштә Босния тәҗрибәсе ярдәм итә ала.

"Босния-Һерцеговинада 2003 елдан хәрби идарә, аңа кадәр полиция идарәсе иде, ә 2002 елдан алып анда Европа Берлегенең махсус вәкиле булды. Ягъни бу күзлектән Босния үрнәк була ала. Ләкин Косовода эшләр күбрәк", ди Балкан белгече.

Косово хөкүмәте, төбәктәге татулыкны бозуга юнәлгән берәр адым ясаса, бигрәк тә серб азчылыгына карата, Европа Берлеге идарәсенең бу гамәлне туктату вәкаләте булачак.

"Косовода халыкара цивиль вәкил булачак, берүк вакытта ул Европа Берлеген дә вәкиллек итәчәк. Берлек рәсмиләре төбәктәге вазгыятьне көн саен күзәтеп барырга тиеш булачак, сәяси контроль – Брюссельдә", ди Джуди Батт.

Эшләр кызуга китсә, Европа Берлеге идарәсе ярдәмгә НАТО көчләренә мөрәҗәгать итә ала. Бу төбәктә НАТОның 17 меңләп хәрбие бар.

Белгечләр фикеренчә, бу Европа Берлеге идарәсе дистә еллап гамәлдә булачак. Косово Европаның бәйсез иленә әйләнгәнчегә кадәр.
XS
SM
MD
LG