Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:02

Мәдәният министрлыгы коллегиясе дә урысча узды


Еллык утырышта премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та катнашты

Еллык утырышта премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та катнашты

Узган пәнҗешәмбедә Татарстан президентының Дәүләт Шурасына ясаган юлламасында икътисад, финанс мәсьәләре буенча ике сәгать сөйләгән Миңтимер Шәймиев мәдәният, туризм һәм спорт турында бер сүз әйтергә дә өлгермәгән иде.

Дөрес, юлламаның язма нөсхәсендә мәдәнияткә кагылган ике бит күләмендәге текст депутатларга һәм парламент кунакларына таратылды. Әмма киң җәмәгатьчелектә Татарстанның мәдәният проблемаларына игътибарын киметмиме дигән тәэсир калды. Бу сорауга җавапны сишәмбе көнне мәдәният министрлыгының коллегия утырышында эзләргә форсат туды.

Татарстан президентының мәгълүм юлламасында миллион һәм миллиард тонналар, рубльләр, долларлар аталган конкрет саннар яңгыраган иде. Эш хаклары, пенсияләр, түләнмәгән алымнар өчен берәүләрне туздырып, икенчеләрне үрнәк итеп куйган чакта мәдәният, туризм кайгысы булмады. Икенче яктан караганда, мәдәният ул хикмәтле тармак. Ул үзенә күрә бай, гасырлар буенча формалашкан рухи кыйммәтләрнең дәрәҗәсе теләсә нинди сәяси һәм икътисади статистикадан көчлерәк.

Мәдәният халыкның һәм республиканың йөзе булгач, мәдәният ничек, җәмгыять тә шундый дияргә була. Татарстанның халык хуҗалыгында айлык эш хаклары 12 мең сум чамасы булып, яңа ел ахырына 14 меңгә җитәргә тиеш. Әлбәттә, бу уртача эш хакы, республикадагы 6 миллиардер, берничә дистә миллионер белән шәфкать туташының эш хакларының уртачасы. Ә менә мәдәният тармагында эш хакы 5-6 мең сум. Республиканың төрле тармакларның 45 проценты чамасы гына. Һәм бу тармакта гыйлемле, талантлы, фидакарь шәхесләр эшли. Мәдәният министрлыгың хисап материаллары аерым китапларда бастырылып, кечкенә портфельләргә тутырылган иде. Филармониянең яңа ремонтланган залында менә шушы аналитик портфельләрне тоткан мәдәният оешмалары җитәкчеләре, театр директорлары үзләрен шактый горур тоттылар. Бер дә Татарстанның төп тармагында эшләүчеләр эш хакының 45 процентын алучыларга ошамаганнар.

Министрның хисап чыгышында узган елда 1600 республика чарасы үткәрелү турында әйтелде. Тарихи һәйкәлләрне саклаучылар, Татарстан халыклары, татар конгрессы корылтайлары, Алтын мөнбәр фестивале, филармониянең һәм яшь тамашачылар театрларының юбилейлары, 137 урында үткән сабантуйлар искә алынды. Язучылар берлеге аша 3 млн. 300 сум гонарар түләнгән. 3 млн. сумлык музыкаль әсәрләр сатып алынган. Мәдәният тармагында төзелеш һәм реконструкциягә 408 млн. сум бүленгән. Мәдәнияткә чагыштырмача аз акча салынса да, эш хакының үсеш темпы 33 процент тәшкил иткән. Эшләр болай барса, иртәме, соңмы мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы халык хуҗалыгы тармакларын куып җитәчәк. Ә Качалов театры хезмәткәрләре куып та тоткан инде, ә Җәлил, Камал театры хезмәтләрне шушы күрсәткечләргә якынлашкан.

Ә менә район, авыл мәдәният хезмәткәрләре бигрәк тә аз акча ала. Шулай да коллегия утырышында катнашучылар моңа зарланмады, Казан циркы җитәкчесе Дамир Шәрифуллин, хореография мәктәбе директоры Татьяна Шахнина, Чаллыдагы 5 нче сәнгать мәктәбе директоры Наталья Волкова, Качалов театры җитәкчесе Александр Славутский автоном оешма дип аталган статуска күчүнең ак һәм кара яклары турында сөйләделәр. Премьер-министр Рөстәм Миннеханов бу темага бигрәк тә кызыксынучан булып чыкты. Автоном мөстәкыйль оешма булып киткәч, иҗади коллективлар, уку йортлары бик көчле стимуллар ала икән. Тапкан акчалары да үзләренә күбрәк кала, вак төяк мәсәләләр буенча рөхсәт сорап йөгерәсе юк. Бөтен Русияда менә шушы катлаулы инкыйлаб бара. Нишләп тор Мәскәүлеләр 94 нче федераль канунны яратмый икән, ә менә Төмән, Татарстан автоном оешмалар төзүдә алга киткән.

Тормыш никадәр авыр булса да, яхшырак яшәргә, эшләргә җай табучылар бар, Әкият курчак театры директоры Роза Яппарова әйтүенчә үзләренең театр билетлары элеккечә 50 сум калган килеш тә, күбрәк табыш алганнар. Чит илләрдә чыгыш ясап, бүләкләргә дә лаек булганнар. Роза Яппарова премьер-министрның мондалыгын файдаланып, Курчак театрының 75 еллык юбилеен яңа бинада каршы алырга чакырды. Премьер әйтүенчә, быел яңа театрның проектын тәгаенлап, эшкә керешергә җыеналар. Республика китапханәсен дә төзергә керешәчәкләр.

Мәдәният хезмәткәрләренең тормышы киеренке, авыр булса да, алар заманча хәрәкәт итәләр. Атом станциясе төзелмәгәч, авыр хәлдә калган Кама аланы берәмлеге башлыгы Игорь Привалов халыкка кино күрсәтү мәдәният чараларын үткәрү турында сөйләгәндә дә, филармония залында оптимистик рух сизелде.

Татарча сөйләүчеләр күп булмады. Шундый гадәт инде. Һәркем бөтен халык аңласын, дип урысча сайрый. Язучы, драматург Рабит Батулла да татар киносының 1926 елда ясаган беренче адымнары турында туган телдә тасвирлагач, русчага күчте. Ул матди һәм интеллектуаль куәте булган Татарстанның киностудия төзү бурычын аңлатты. Рабит Батулла Башкортостанның Рудольф Нуриев турында фильм төшереп бөтен дөнья күләменә чыгуын әйтте. Ә бит Татарстанның мөмкинлекләре тагын да зуррак. Бу сәнгатьне үстерүче актерлар, режиссерлар элекке театр тәҗрибәсен кулланып, Мәскәүдә дәүләтнең иң дәрәҗәле махсус төркемнәрдә укытылырга тиеш, диде ул.

Әгәр дә республиканың зур җитәкчесе ихтыяр көче табып киностудия төзесә анда төшерелгән беренче зур нәфис фильмны нәкъ шул шәхескә багышлар идек, диде Батулла. Шунда ук ул үзе элекке елларда язып беркайчанда куелмаган алты сценариен кергән җыентыгын Рөстәм Миннехановка бүләк итте. Хөкүмәт башлыгы мәдәният хезмәткәрләре керткән тәкъдимнәргә уңай каравын әйтте, мәдәният тармагының эшчәнлеген югары бәяләде. Бу юлы премьер-министр республиканың рухи тормышына күбрәк игътибар биргәнен сиздереп, кайбер киңәш,тәнкыйть сүзләре дә әйтте. Җәлил театрының репертуарында татар опера, балетлары күбрәк булырга тиеш, спектакльларга билетлар бәясе 1500 сумга җиткәч ятим балалар, студентлар, сәнгатьтан читтә кала, диде ул. Камал театры бакчасына таш атып, Рөстәм Миннеханов драматургия кризисы килүен әйтте. Хөкүмәт башлыгы яңа Туфаннар үстерү кирәклеген ассызыклады.

Кыскасы, Татарстан җитәкчелегенең мәдәнияткә битараф түгеллеген аңларга мөмкин иде. Бик күп төзелеш, гастроль сәфәрләре өчен киләчәктә дә акча табылырга тиеш. Сәнгатькәрләрнең үзләренә дә йоклап ятырга туры килми. Коллегия утырышында Русиянең мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин Татарстандагы мәдәни сәясәтне уңай бәяләде. Әгәр дә безнең министрлыкның коллегия утыршында хөкүмәт башлыгы катнашса, ә тармакны премьер-министр урынбасары җитәкләсә, бөтен Русиядә мәдәниятнең хәле яхшырак булыр иде, дип уфтанды Андрей Бусыгин. Русия күләмендә, бигрәк тә Мәскәүдә, эш хаклары шактый югарырак булса да, Татарстанда сәнгать һәм мәдәнияткә карашның бермә-бер җитдирәк булуын ишеткән сәнгатькәрләр моңа сөенгәнме, юкмы, әйтеп булмый.

XS
SM
MD
LG