Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Касьянов шикаятен кире какты


Мәскәү - Русиянең Югары мәхкәмәсе Михаил Касьяновның президентлыкка намзәт итеп теркәмәвенә шикаятен кире какты.

Үзәк сайлау комиссиясе аның өчен җыелган имзаларның 13% дөрес түгел, дип тапкан иде. Канун нигезендә мондый җитешсезлекләр саны 5%тан да артмаска тиеш.

Касьянов тарафдардарлары имзалар дөрес иде, алар дөрес теркәлмәгән, дип саный. Югары мәхкәмәнең карарын алар яңадан аппеляциягә бирергә җыена.
XS
SM
MD
LG