Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

Бүген Кушма Штатларда Super Tuesday, хөрмәтле тыңлаучылар. Ягъни Олы Сишәмбе. Барлыгы 24 штатта берьюлы һәр ике төп партиянең дә президентлыкка төп намзәтләре билгеләнә. Шушы мөһим чара нәтиҗәсендә кайсы штатта кемнең яклануы ачыкланачак һәм соңрак шул штат вәкилләре демократларның һәм республиканнарның аерым үтәчәк партия җыеннарында үз тавышларын шул намзәтләргә бирәчәк.

Демократ һәм республикан партияләре тарафдарларының шушы олы сишәмбедә кемне яклаулары ноябрьдә узачак президент сайлавына ике көндәш партиядән кемнәр чыгачагын билгели. Инде әйтелгәнчә, сайлау бу юлы барлыгы 24 штатта бара.

Ярышка чыкканнар арасында ике партиядән дә икешәр өметле намзәт катнаша - республиканнардан Аризона сенаторы, Вьетнам сугышы ветераны Джон Маккейн, һәм үзен күбрәк уңышлы эшмәкәр итеп күрсәткән Митт Ромни, ә демократлар ягыннан Нью-Йорк сенаторы, элекке беренче ханым Һиллари Клинтон һәм Иллинойстан шулай ук сенатор Барак Обама.

Республиканнар өчен бүгенге сишәмбе хәлиткеч була ала: ул партия кагыйдәләрендә шул каралган - штат вәкилләре партия корылтаендагы үз тавышларын бары тик җиңүчегә генә бирә. Мәсәлән, әгәр дә беренчелекне штатта Маккейн ала икән, шул штаттан катнашкан корылтай вәкилләре аны гына яклаячак. Ягъни бу "җиңүче барын да ала" дигән принципка нигезләнгән.

Демократларда исә бу катлаулырак хәл ителә. Анда штат вәкилләре партия корылтаена һәр намзәтнең күпме дәрәҗәдә яклануына бәрабәр җибәрелә. Әйтик, Клинтон да, Обама да якынча бертигез яклау казанса, партия корылтаена барачак вәкилләрнең бер яртысы Клинтонны, калган яртысы Обаманы яклаячак.

Һәр партиядән дә икешәр өметле нәмзәт - Обама һәм Клинтон (өстә), Маккейн һәм Ромни (аста)
Сишәмбе сайлавы ике партиянең дә намзәтләре өчен көтелмәгән нәтиҗәләр китерә ала. Чираттагы президент сайлавына әзерлек гомумән, алдан фаразланмаган борылышларга әлегә кадәр бик бай булды.

Президент булырга элегрәк тә тырышып караган Маккейнны, мисал өчен, медиа да, аның үз республиканнары да инде сызып ташлаган иде дияргә була. Ә бүген ул бар намзәтләр арасыннан иң өметлесе.

Демократларда да ярты ел элек кенә төп дәгъвачы дип Һиллари Клинтон саналса, бүген ул яшь һәм харизматик Барак Обама белән аяусыз көрәш алып бара. Һәм аларның хәзер икесенең шанслары бер чама.

Элекке президент Билл Клинтонның җәмәгате Һиллари американ сәясәтендә яңа кеше түгел, ул эшләрне җайга сала белә торган тәҗрибәле шәхес санала. Әмма аның нәък менә Билл Клинтон белән шулай бәйле булуы шактый гына кешедә шик тә уята - президент ярышында ул җиңә калса, Кушма Штатлар 20 ел буе бары тик ике гаилә - Бушлар һәм Клинтоннар тарафыннан гына җитәкләнәчәк булып чыга.

Обамага килгәндә, кайбер тәнкыйти тарафлар аның Кушма Штатлар президентына кирәк тиешле тәҗрибәсе булмавына басым ясый, әмма аны яклаучылар исә моңа, ул үзенең намуслы һәм гадел булуын күрсәтте, ди һәм Обаманы Джон Кеннедигә тиңли.

Үз көрәшен Обама җиңәчәгенә инану белән, башкаларны да шуңа ышандыра һәм күндерә алуын күрсәтеп алып бара. Һәм ул заманча алымнарны, бигрәк тә Интернет мөмкинлекләрен бик оста файдалана. Мәгълүм YouTube сәхифәсенә эленгән бер клипта, мисал өчен, аның Татарстан президенты Шәймиев кабатларга яраткан "Без булдырабыз!" шигарен куллануы да күренә - берничә җырчы белән Обама "Yes, we can!" - "Әйе, без булдырабыз!" дигән сүзләрне кабатлый.

24 штаттагы Олы Сишәмбе сайлавының нәтиҗәләре чәршәмбе иртән көтелә.

XS
SM
MD
LG