Accessibility links

Казанда альтернатив хезмәтнең үзенчәлекләрен аңлаттылар


2-нче хәрби комиссариат җитәкчесе Дмитрий Гурылов
2-нче хәрби комиссариат җитәкчесе Дмитрий Гурылов

5 февральдә “Татмедиа” агентлыгында альтернатив хезмәт турында сөйләштеләр. Хәзерге вакытта Татарстаннан 27 кеше әлеге хезмәттә, ди 2-нче хәрби комиссариат җитәкчесе Дмитрий Гурылов.

Татарстаннан Русия армиясенә соңгы чакырылышта 4000гә якын егетне алалар. Ни өчен якынча гына, чөнки төгәл сан хәрби сер булып санала. Ә менә хәрби хезмәткә барырга теләмәгәннәргә, күп очракта моны гореф-гадәте яки дине рөхсәт итмәүгә сылтыйлар икән. Андыйларга альтернатив хезмәт бар.
Хәзер 1 гыйнвардан гадәти хәрбиләрнең хезмәт итү көннәре 12 ай булса, альтернатив хезмәттәгеләрнең күбрәк - 21 ай. Хәрби оешмаларда яки илнең эчке эшләр органнарында булсалар, аларның хезмәт вакыты бер ярым тапкыр арттырыла.
Клара Таҗетдинова
Әлеге кешеләр белән хезмәт килешүе төзелә һәм эш хакы бирелә.

Альтернатив хезмәт армия, хәрби хезмәткә алмаш булып тора, диде әлеге хезмәт хакында “Татмедиа” агентлыгындагы журналистлар белән очрашуда катнашкан социаль яклау, эш һәм мәшгүллек министры урынбасары Клара Таҗетдинова.
Республиканың 2-нче хәрби комиссариат җитәкчесе Дмитрий Гурылов альтернатив хезмәтне хәрби хезмәт белән бутарга ярамый, ди. Республикада альтернатив хезмәттәгеләрнең саны да 27 генә, шуның 5е Татарстанның төрле оешмаларында эшли.
XS
SM
MD
LG