Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия журналисты Украинада сыену алган


Александр Косвинцев
Александр Косвинцев

Украина рәсмиләре Русия журналистына сыену бирүләре турында хәбәр итте. Александр Косвинцев радиобызга биргән әңгәмәсендә Русиядә журналист һәм оппозиция вәкиле буларак эзәрлекләнгән булуын сөйләде.


Александр Косвинцев Кемерово өлкәсенең "Русский репортер" исемле атналык гәзите мөхәррире булган. 2005 елның августында Гарри Каспаровның Берләшкән ватандашлар фронты оешмасының җирле бүлекчәсен җитәкли башлагач, аңа телефон аша янаулар килә башлаган.

“Хокук саклау буыннарында эшләгән кешеләр миңа сак булырга, машинада ялгыз йөрмәскә, милиция киеменә киенгән кешеләр юлда туктатып кыйнарга я наркотик кыстырырга мөмкиннәр дип кисәттеләр”, дип сөйли Александр Косвинцев.

Хакимият аны журналист булганда ук сөймәгән, тәнкыйтьле мәкаләләр өчен берничә тапкыр мәхкәмә тарткан. Каспаров оешмасын җитәкли башлагач, аның артыннан күзәтә, телефонын тыңлый башлаганнар, өенә милиция килгән, бер тапкыр очкычтан төшергәннәр.

Александр сүзләренчә, Кемерово губернаторы Аман Тулеев прокурор исеменә “без аның журналист буларак та, Берләшкән ватандашлар фронтының җирле җитәкчесе буларак та, артыннан күзәтеп торабыз, чаралар күрәбез” дигән әләк язган.

Moscow Times гәзите язуынча, Кемерово прокуратурасы 2 ел элек Тулеевтан мөрәҗәгать алганын таныган, ләкин җитәрлек нигез булмау сәбәпле бер эш тә ачмаган.

Косвинцев 2006 елның декабрендә Украинага киткән. 2007 елның февралендә сыену сораган. Украинаның ул чактагы Русия тарафлы хакимияте, бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян итәчәк дип берни эшләмәгән.

Ниһаять, демократик хакимият килгәч, эш кузгалды, ди Александр. Узган елның декабрендә Львов өлкәсенең миграция хезмәте аңа сәяси сыену биргән.

Хәзер ул Киевта яши, Украинаның "Вечерние вести" гәзитенең баш мөхәррире. “Мин бу гәзиттә эшли башлагач, бигрәк тә мөхәррир булгач, Русиядәге хәлләрне яктырту тамырдан үзгәрде. Без украиннарга Русиянең чынбарлыгын, Путин режимының нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңлатабыз. Бу мәгълүматләрне Украинаның башка басмаларында табып булмый”, ди Косвинцев.

Украинада үзегезне имин хис итәсезме, дигән сорауга, Косвинцев, журналист һәрчак мина өстеннән йөри, ләкин мәгълүмат чаралары ярдәм иткәннән соң, башка янаулар булмады, диде. Алай да, аның сүзләренчә, ике иминлек хезмәткәре килеп киткән, ләкин алар үзләренә нинди компромат булуы белән генә кызыксынган.
XS
SM
MD
LG