Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара күзәтүчеләр Русия тәкъдимнәрен кире какты


Мәскәү - Русия, Европа күзәтүчеләренең президент сайлавы алдыннан Мәскәү тәкъдимнәрен кабул итмәве - кызганыч, дип белдерде. Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы 2 март президент сайлавына кабул ителәчәк күзәтүчеләр саны бик аз һәм аларга җитәрлек вакыт бирелми, дип зарланган иде. Үзәк сайлау комиссиясе күзәтүчеләр санын 70тән 75кә арттырды. Күзәтү оешмасы идарәсе, бу җитәрлек тугел, дип белдерде. Русия тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Денисов сөйләшүләрнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Узган ел шундый чикләүләр аркасында Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы Русиягә күзәтүчеләрне җибәрүдән баш тарткан иде.
XS
SM
MD
LG