Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шагыйрь мәхәббәте” операсы “Алтын битлек”кә лаек булырга мөмкин


“Шагыйрь мәхәббәте” операсыннан күренеш
“Шагыйрь мәхәббәте” операсыннан күренеш

Шушы көннәрдә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXVI Халыкара опера фестивале дәвам итә.

Әлеге фестиваль кысаларында Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы да тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, бу спектакль белән театр беренче тапкыр “Алтын битлек” бүләгенә лаек булырга мөмкин. Әлеге спектальне карар өчен “Алтын битлек“нең жюри әгъзалары махсус Казанга килде. Чөнки фестиваль кысаларында күрсәтелгән яңа алымнар белән, үзенчәлекле итеп эшләнгән “Шагыйрь мәхәббәте” операсын башка сәхнәдә уйнап булмый. Моның өчен сәхнәнең заманча җиһазлануы, компьютерлаштырылган утлы бизәлеш җайланмалары кирәк.

Билгеле булганча, композитор Резеда Ахиярова белән шагыйрь Ренат Харис тарафыннан иҗат ителгән әсәр шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышлана һәм ул сәхнәгә 2006 елның ноябрь аенда чыккан иде. Аның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры, шулай ук сәхнәне бизәүчесе — Санкт-Петербургтан Виктор Соболев, Сәхнәгә куючы — Мәскәүнең Дәүләт Зур театры режиссеры Михаил Панджавидзе.

Дүшәмбе кичендә Зәйтүнә партиясен Уфадан Әлфия Кәримова, ә төп Тукай партиясен исә Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Мариин театры солисты Әхмәт Әһәди башкарды.

Әлеге спекталь тәмамланганнан соң “Алтын битлек” жюри әгъзалары һәм башка тамашачылар артистларга аяк үрә басып кул чапты. Әмма жюри үзләренең тәэсирләре белән уртаклашмады.

Әлегә “Шагыйрь мәхәббәте” операсы “Алтын битлек”тә җиңү яулармы, юкмы, әйтүе авыр. Чөнки бу опера бәйге программасында иң беренче итеп күрсәтелде. Һәм 15 апрельдә нәтиҗәләр ясалганчыга кадәр операдан соң туган тәэсирләр онытылыр инде, ди сәнгать белгечләре.
XS
SM
MD
LG