Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Сембердә 1-сентябрьдә Праваслау гимазиясе эшли башлаячак


Гимназия 120 балага хисапланган – һәр сыйныфта 10 – 12 бала укыячак. Өлкә башлыгы Сергей Морозов үз хөкүмәтенә гимназияне җиһазлауда ярдәм итәргә күрсәтмә биргән.

Бу турыдагы хәбәрдә гимназия бинасы шәхси бизнес хисабына төзелгән, дип тә әйтелә. Чынлап та, “Дворцовый ряд” компаниясе хуҗасының секретаре Александра Спасская әйтүенчә, нәкъ аның хуҗасы Михаил Урясов үз хисабына төзеткән икән ике катлы мәһабәт гимназия бинасын. Гомумән, Михаил Николаевич бар булган байлыгын чиркәү файдасына тота, диләр: монастырлар, чиркәүләр төзетә. Ульян каласына керү юлларында – 4 яктан да – килүчене часовнялар каршылый. Булачак гимназиядән ерак түгел – халыкның яратып ял итә торган урынында төрле сугышларда һәлак булган якташларыбыз исемнәре мәрмәр ташка уеп язылганнар. Исем-фамилияләр арасында мөселманча яңгыраучылары да байтак. Шунда ук олуг чиркәү. Аны төзи башлаганда “Симбирский курьер” гәзите, халык фикерен чагылдырып, бу тырышлыкка каршы байтак язмалар бастырса да, чиркәү аңа игътибар итмәде: паркның калган яртысы өлешендә ял итүчеләр чиркәү чаңы белән “ләззәтләнәләр”.

“Дворцовый ряд” компаниясе мондый төзелешләрдән тыш та халыкка дин иңдерү максатыннан “Православный Симбирск” дигән гәзит чыгара. Тик бу гәзит Праваслау диненең яхшылыкларын исбат итү, аның изгеләрен пропагандалау гына түгел - башка диннәрне фаш итү белән дә мавыга килде. Бигрәк тә иудаизмга нык эләгә иде. Менә берничә язма исемнәре: “От иудей убиенный”, “Их отец – дьявол”, “Сатана – обезьяна у бога”, “Берл Лазер – израильский итальянең или итальянский еврей”… 4 – 5 ел элек бу гәзит иудаизмга хезмәт итүче яки тамырлары яһүди булган олуг сәясмәннәр сүрәтләрен укмаштырып биргән иде. Яһүдләр төркемен Минтимер Шәймиев һәм Руслан Аушев сүрәтләре белән дә тулыландырып. Бәлки шундый язмалар җимешедер: узган атнада гына Яһүдиләрнең мәдәни үзәге бинасын такырбашлар мәсхәрәләгәннәр: әшәке сүзләр, свастикалар белән “бизәгәннәр”, китапларын туздырып ташлаганнар.

“Православный Симбирск”ның редакторы артык тырышып җибәргән, күрәсең: аны бу эштән азат иттеләр. Хәзер ул Урясовның “сүзчесе” вазифасын башкара икән. Һәрхәлдә, чит кешеләр, Михаил Николаевичка барып җиткәнче, Серюбин аша узарга тиеш, ди. Ләкин ул да очрашуны патша заманнарындагы “идәнасты” көрәшчеләре ысуллары белән оештыра булып чыкты.

Югыйсә, бары тик бер сорауга гына җавап кирәк иде. Дөрес, сорау “бик начар” булганга, анык һәм дөрес җавапка да өмет тә юк иде инде, анысы:
Җепшеклек чорында Мәгъриб илләреннән пошлинасыз кертелгән сигарет сату аякка басып килүче чиркәү карамагына тапшырылган иде. Ә Ульян епархиясе өлешен сатуга атакай Прокл Урясовны җәлеп иткән, имеш. Бу сүзләр дөресме, әллә чеп-чи ялганмы? Кинәт кенә шәһәрне ”Дворцовый ряд” киоскларының бизи башлаганын шулай гына аңлатып буладыр бит?

Шәхсән, шундый сүзне җирле малтабарлардан ишетергә туры килгән иде. 1990-елда Шәһәр Думасына сайлауга әзерлек бара. Күренекле малтабарыбыз Хәмзә Ямбаев кантурына аның белән “Өмет” гәзите өчен әңгәмә корырга барган идек. Хәмзә янына бер кандидат үз листовкаларын күбәйтү максатыннан килгән икән. Хәмзәнең икенче бер танышы мәгънәсез эш белән шөгыльләнмәскә өнди: “Барыбер Урясов җиңәчәк, ул бай, барлык сайлау участокларын да сатып алырлык дәрәҗәдә бай“, - дип, аның акчасы чыганаклары турында яңалык ачкан иде.

Әлбәттә, Хәмзәнең танышы хаклы булып чыкты: теге “кандидат” һәр округта, диярлек, бер үк чама – 18 – 22 тавыш җыя алган. Татар күпләп яшәгән Пригородный бистәсендә генә 100дән арткан икән.

Ә артабан Михаил Урясовның епархия белән мөнәсәбәтләре шунда ишетелгән гайре табигый хәбәрнең дөреслегенә инандыра килделәр.

XS
SM
MD
LG