Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам диненә чын күңелдән ышанган кешегә шовинизм чире ят


Минем кулыма “Иман” нәшриятында басылган Гали Акышның “Исемдә калганнар” исемле китапчыгы килеп төште.

99 битлек китапчык мәшһүр милләттәшебезнең 90 еллыгына багышланган. Даһиның даһие, мәшһүрнең мәшһүре булган милләт горурлыгының истәлекләрен затлы кәгазьдә, затлы тышлык белән дөньяга чыгарырга кирәклеге турында чаралар күрелсә дә, бу китап бик тә инде сансыз эшләнгән.

Ә китапның эчтәлегенә хайран каласың. Бердән, Гали аганың үз тормыш юлы, хәрәкәте, эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат бирелгән. Икенчедән, татар укучысының игътибарыннан читтә калган бөек шәхесләр турында бәйнә- бәйнә язылган. Шул ук вакытта шәхесләр язмышы аша дәверләрне, шәхесләрне барлый, милләт язмышын зур сәясәт казаны аша гади генә язып ядкәрь итә.

Гали Акыш – безнең атаклы милләтпәрварыбыз. Ул шундый ук кешеләр белән аралашкан да. Китапның һәр бите – ачыш, һәр юлы олуг хис тәрбияләүгә юнәлтелгән. Татарны камил милләт итеп тәрбияләү, дөнья биеклегендәге халыклар сафына кертергә, дәүләтле итәргә дигән максат куя автор. Гали Акыш – ул ата милләтче, ләкин дә аның кыйммәтлелеге шунда ки, ул һәрвакыт ак милләтче булып кала бирә, башка халыкларны кимсетү, аларга тәккәбер карау Гали Акышның башына да килми.

Гали Акыш бик күп тарихи шәхесләрне күрсәтә, аларның эшчәнлегенә бәя бирә, кем турында гына язса да – нигезендә шәхескә карата олуг хөрмәт. Дистәләгән кешеләр арасында төп арка сөяге булып Гаяз Исхакый тора.
Гали Акышның “Исемдә калганнар” истәлеге совет чорында үскән, формалашкан әдәмнең рухи кыбласын пран- заран китереп, зур милли – сәяси офыгын киңәйтә, чын мәгънәсендә сәясәт чаршавын ачып җибәрә. Китапны туктап – туктап, аерым исемнәрнең, сүзләрнең, фикерләрнең асларына сыза, сыза укыйсың.

Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Гали Акыш, Сәгыйд Шамил, Мәхмәд Әмин Рәссүлзадә, Амерулла Аги, Хәмид Рәшид, Мостафа Вәли, Фәрид Иделлеләр бар милләт – бәхетле халык. Шул буынның каны, дәрманы Марат Мөлековларда булды, бүгенге Индус Таһиров, Рафаэль Хәкимов, Фәүзия Бәйрәмоваларда. Бу “кан” төбәкләрдәге милли хәрәкәтнең сатылмаган җитәкчеләрендә һәм “Азатлык” радиосының журналистларының йөрәк түрендә.

Китапны бастырып чыгаручы - Татарстан Җөмһүрияте мөфтиенең беренче урынбасары, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб. Вәлиулла хәзрәткә мең-мең рәхмәттән башка берни әйтеп булмый.
Китптагы вак хаталарны төзәтеп, һичшиксез, зур тираж белән чыгарырга кирәк. Бу китап һәр татарның китап шүрлегендә булырга тиеш, чөнки бу ямалар көчсезгә гайрәт өсти, сәясәттән качкан кешегә юл күрсәтә, имансызны иманга китерә торган чыганак. Бу китап милли хәрәкәттә күренгәләгән кайнар канлы, сәяси сукырларны, шовинистларны чын мәгънәсендә түземле, хөрмәтле, тигез караучы милләтчегә әйләндерә.
Китапта телгә алынган бөек шәхесләр динебез Ислам калыбында көн күргәннәр, шуңа да ислам диненә чын күңелдән ышанган кешеләр буларак, аларга шовинизм чире ят булган.

Гали Акышның әйтер сүзе бер генә. Татарым, телле бул, үз тарихыңны бел, ислам динендәге гаделлек кагыйдәләренә тугрылыклы кал.
Олуг татар милләтенең олуг баласы булып яшәргә теләсәгез, Гали Акышның “Исемдә калганнар” китапчыгын ашыкмыйча гына, күңелегезгә сеңдереп укыгыз һәм саклагыз.

XS
SM
MD
LG