Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия делегациясе килде


Башкортстанга Латвия делегациясе килде. Аны Латвиянең Русиядәге илчесе Андрис Тейкманис җитәкли.

6нчы февраль алар республиканың Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов белән очрашты. Очрашуда Премьер республикадагы латыш диаспорасы турында да телгә алып, аларның республикада мең ярымнанн артык булуын, башлыча Архангель районында яшәүләрен сөйләде. Премьер латышларның туган телләрендә уку мөмкинчелегенә ия булуларын да әйтте. Латвия илчесе республикадагы латыш халкына мондый дустанә мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. Латвия илчесе сүзләренә караганда, сәфәрнең максаты — республика белән танышу, ике арадагы хезмәттәшлек юлларын тикшерү.
XS
SM
MD
LG