Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукмалган өчен — 60 мең сум


Октябрьский шәһәрендә яшәүче Владимир Босов милиция тарафыннан тукмалып, прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде.

Ләкин Октябрьский прокуратурасы аны карамады. Босов “Җәзалауга каршы идарә” исемле җәмәгатьчелек оешмасы аша республика прокуратурасына бирде. Нәтиҗәдә Октябрьский мәхкәмәсе әлеге эшне карап, милиция хезмәткәрен 4 елга шартлы хөкем иткән иде. Босов рухи зыян өчен 100 000 сум акча да таләп итте, мәхкәмә аны да канәгатьләндерде. Ләкин республиканың югары мәхкәмәсе аны 60 000 сумга калдырды. Инде килеп, Русиянең Финанс министрлыгы зыян күрүчегә әлеге акчаны түләгән. Милициядән зыян күргән өчен мондый күләмдә акча түләтүгә ирешүнең бу беренче очрагы.
XS
SM
MD
LG