Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биш кат намаз укучы хоккей командасы


Азюрка авылы хоккей командасы
Азюрка авылы хоккей командасы

Мордовиянең хоккей чемпионатында икенче ел инде башка командалардан кискен рәвештә аерылып торган бер искитәрлек команда уйный.


Бу команданың уенчылары сакал-мыеклы, биш кат намаз кылучы мөселманнар. Аларның формалары яшел төстә, һәр хоккейчының аркасында фамилиясе, Мордовия дини нәзарәтенең эмблемасы, ә күкрәгендә «БЕЛОЗЕРЬЕ» дип язылган. Бу бөтен Русиядә билгеле булган татар авылы – Азюрка авылы командасы.

Мордовия мөфтие Рәшит-хазрәт Халиков сөйли:

- Безнең командабызның уняучы егетләре алар барчасы да безнен Белозерье авылыннан. Анда мусульманнар кайсы биш вакыт намаз укыйлар, хоккей унилар. Араларында бар яшьләр дә, картлар да – егерме яшьтән алып кырык биш яшькә хатлем. Мин үзем дә чыгышым Азюрка авылыннан, без яшь вакытта барчабыз да хоккей уняучылардан идек. Ул команда икенче ел уже унидыр, результатлары да, альхамдулилля, безне киңәндерә. Узган елны алар турнирларны уздылар, өченче урын алдылар второй дивизионда. Быел кыш эчендә уняулары якшы бара, телибез, Аллаһу субхана тәаләдән соралабыз, Раббым бирсен үзләренә биек дәрәҗәләр, беренче урыннарны.

Белозерье командасының уйнаучысы Равиль Асаинов шулай әйтте:

- Командабыз нәрсәдән җыелды – яшьләр күп, уняучылар күп, өч пятерка уйныйбыз. Безнен, беркая тренировать ителмибез, районда просто барып акчага тренировать ителәбез. Үзебезгә желательно кирәк инде, Азюркага, үзебезнен авылыбызга, корт, корт кирәк. Пытамушты безнен желающийлар, уняучылар бик күп.

Белозерье хоккей командасының уеннарын карарга Мордовия татарлары бик теләп йөриләр. Шундый хоккей сөючеләрнең берсе, Абдрашит Асаинов, шулай әйтте:

- Бик якшы командабыз. Бер дә җибәрмәдем уеннарын, постоянно карадым уеннарын. Бер круг оттылар, альхамдулилляхи раббем, «Мирта»ны оттылар унөчкә бер, аннан Николаевканы оттылар алтыга дүрт, Рузаевканы оттылар дүрткә өч. И вот хазер второй кругта пока оттырып баралар, боларны отсалар, иншалла, первый месты булалар.

Мордовия дини нәзарәтенең хоккейдан башка да эшләре күп, Сарански җәмигъ мәчетен төзеп бетерүдә күп авырлыклары булуга карамастан, яшьләргә, спортка шундый зур игътибар бирүнең әһәмияте турында яңадан Мордовия мөфтие Рәшит-хазрәт Халиков сөйли:

- Без һәрвакытта әйтәбез, хөкүмәткә дә, халыкка да – яшь балаларны, яшь егетләрне ниндидер хаерлы, фәйдалы әйберләрмән шөгыльләндерсәң, аларга якшы, фәйдалы юллар күрсәтсәң, аларнын бөтен энергиялары, бөтен эшләре фәйдага килә. Без ул нәрсәләргә каршылык күрсәтсәк, аларга сәбәп кылучылардан булмасак, юлны күрсәтүчеләрдән булмасак, шулай ук яшь кешедән мөмкин зарар да көтәргә. Бу безнең зур проблемабыз – авылыбыз зур, яшьләр күп. Без Духовное управление мусульман тарафыннан үзебезнен бүлекләребезне эшләтәбез – спорт бүлеген, укыту бүлеген, яшьләрмән эшләү бүлеген, хатын-кыз бүлеген – шуңа күрә без күп бу мәсьәләләрмән обращаться ителәбез хөкүмәткә, министерство спортка һәм үзгә организацияларга, кайсыларыннан мөмкинлек бар шул нәрсәләрне эшләтергә.

- Хазрәт, бу командада егермәдән кырык биш яшькә кадәр уйныйлар. Ә яшьрәкләр нишли?

- Хазерге вакытта бу безнең командадан башка, аларнын балалары, һәм кемнен онуклары уже, шәһәрдә монда өч пятерка яшьләребез ун яшьтән, унике яшьтән монда уже зур командаларга тренировкаларга йөриләр.

- Хазрәт, сезнең «Белозерье» хоккей командасы икенче сезон уйный инде бу икенче дивизионда. Ул бит бөтенесе күп кенә чыгымнар, күп кенә акча сорый. Каян сезнең Азюрка командасы мондый акчалар ала, Мордовия чемпионатында уйнар өчен?

- Беренче елны унядылар үз көчләре белән, шал безнен активистларыбыз, хоккеистларыбыз алар үзләре җыеп ул акчаларны унядылар. Без ярдәм бирдек Духовный управлениедан, әз генә булса да. Быел инде, альхамдулилля, булды безнеке өч спонсор бу командага – глава администрации Ромодановского района Чалов Сергей Валерьевич бирде 50 мең, аннан соң безнеке шандый бар бизнесменыбыз бар, Салихов Рафик Аминович, ул бирде 50 мең, тагын бер егет, Киреев, ул тоже 50 мең биргән. Калган акчаларын үзләреннән җыеп хазер шал суммаларга үзләренә полностью якшы формалар алдылар, каскалардан, барчасы да бик әйбәт.
XS
SM
MD
LG