Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексанян төрмәдән хастаханәгә күчереләчәк


Мәскәү - ЮКОСның элекке вице-президенты Василий Алексанян дәвалану өчен махсус хастаханәгә күчереләчәк. Бу хакта җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәте комиссиясе хәбәр итте. Хәзерге вакытта Мәскәү сәләмәтлек саклау департаменты белән сөйләшүләр бара. Аның кая салыначагы хәбәр ителми.

Мәскәү мәхкәмәсе СПИД һәм яман шеш чире белән авырган Алексанянга каршы җинаять эшен туктатып торырга карар иткән, әмма аны махсус хастаханәгә күчерүдән баш тарткан иде.
XS
SM
MD
LG