Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара күзәтүчеләр Русиягә 2 март сайлавына бармый


Вена - Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының күзәтү идарәсе һәм парламент мәҗлесе Русиядә киләсе айда үтәчәк президент сайлавына үз вәкилләрен җибәрмәскә булды. Оешма белдерүендә, Мәскәү куйган чикләүләр аркасында күзәтүчеләрне җибәрү мөмкин түгел, диелгән.

Русия рәсмиләре күзәтүчеләргә алдан килергә җитәрлек вакыт бирмәгәненә зарлана.

Русия тышкы эшләр министрлыгы, бу төр белдерү "кабул ителерлек түгел", дип хәбәр итте. Министр Сергей Лавров, оешманың таләпләре "ультиматумга" тиң, һәм Русия аларны кабул итә алмый, диде.

"Русча я башка телдә әйтсәк, бу - ультиматум. Үзләрен хөрмәт иткән дәүләтләр ультиматумнар кабул итми. Оешманың күзәтү идарәсе мөнәсәбәте кызганыч," диде Лавров.



XS
SM
MD
LG