Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:51

Өч самавыр чәй эчкәч, "Исәнме, кодагый!" дигәндәй, соңгы атналарда Казан Кирмәненә керүне түләүле иткәннәр дигән сүзләр тагын башкаланы айкап үтте. Баксаң, бу түләү кертелгәнгә хәйран гына вакыт узган икән.

Уңда Әсхәт Әбрәров.
“Без беренче тапкыр монда. Апаларга килгән идек. Энекәш бер күрсәтеп кайтырга булды. Өйлә намазларын да укырбыз дип килдек. Без түләп кермәдек. Бер кеше дә сорамады бездән”, - ди Саба районы Төбәк авылыннан килгән Әсхәт Әбрәров.

Чәршәмбе көн төшкә хәтле вакыт булгангадыр күрәсең, Кирмәндә әллә ни җанлылык сизелмәде. Мин чак эзләп тапкан түләү урнында да чират торучы төркемнәр юк иде. Ул Җәлил һәйкәле янындагы Спас манарасы астында икән. Анда билет сатучы Роза апа әйтүенә караганда, 5 кешелек һәм аннан зур төркемнәр кеше башына 20 тәңкә түли.
Хәйләкәрләр дә юк түгел, кирмән янына кадәр төркем белән киләләр дә, 3-4 кеше булып кереп тә китәләр. Билет сатучы ханым көнгә уртача күпме кешенең түләп керүен дә әйтмәде. “Түрәләрдән соргыз”, диде. Дөресен генә әйткәндә, әле бу яңа төр хезмәтнең, ягъни түләүнең нык иттереп җайга салынмаганлы күренеп тора.
“Казан Кирмәне” музей тыюлыгы башлыгының музей проектлары буенча урынбасары Айрат Ситдиков та узган ел кертелгән акча җыюның әлегә сынау рәвешендә икәнлеген әйтеп узды.
Айрат Ситдиков
“Бу үзенә күрә бер сынау. Әлеге хәл кешеләрне Кирмәнгә килүеннән туктатмасмы? Кирмәннең эшен алып барырга булышырмы? Бөтен ягын карыйбыз. Бу хәл бит бер төркем кешеләр өчен кертелгән. Аерым кешеләр бушка керә. Бу хәл 5 кешедән арткан төркемгә махсус экскурсия үткәрү өчен. Экскурсия бүлеге Кирмәнгә килүчеләргә мөмкинлекләрен күбрәк җиткерергә тиеш”
, ди Айрат Ситдиков.
Әлбәттә, музей тыюлык мөдире Рамил Хәйретдинов әйтүенә караганда, капка төбендә генә акча җыеп һәрберсе иң кимендә 50 миллионлык чыгымнар сораган яңа музейлар ачуга зур керем була алмый. Бүгенге көндә Кирмән эчендә 4 музей эшли. Исәпләре тагын 7-не ачарга.
Экскурсия төркемнәрен түләүле итү тарихына килгәндә, башка тур-ширкәтләр монда кеше алып килеп, кирмәнне күрсәтеп үзләренә абруй һәм акча эшләп йөрмәсен өчен булдырылган. Түләү кертелер алдыннан һәркем дә түләргә тиеш дигән тәкъдимнәр дә булган. Әмма бу хәл “намазга йөрүчеләрнең кесәсенә сугачак” дип Кол Шәриф мәчете җитәкчелеге каршы чыккан.
Бүгенге көнгә килгәндә исә, музей тыюлыкның үзенең экскурсия бүлеге бар. Кирмән белән ул гына таныштыра ала.
Мөнирә Сәйфетдинова
“Экскурсияне татар телендә үткәрә торган кешеләребез дә бар. Авылдан киләләр бит безгә. “Зинһар өчен безгә татар телендә үткәрегез”,- диләр. Татар телендә сөйли торганнар музей-тыюлык эчендә эшлиләр”
ди музей-тыюлыкның экскурсияләр бүлеге башлыгы Мөнирә Сәйфетдинова. Казан Кирмәне белән таныштыручыларга килгәндә исә алар барлыгы22 кеше. Шуның икесе штатта, калганнар килеп-китеп эшләүчеләр.
“Казан Кирмәне” тарихи урынга халыкны күбрәк җәлеп итер өчен март аенда Кол Шәриф мәчете белән бергә Нәүрүз бәйрәме дә үткәрергә җыена. “Эзтабар” журналы үткәрә торган “Русиянең 7 могҗизасы” бәйгесендә Казан Кирмәне дә җиңеп чыксын өчен интернетка кереп www. vsled.ru сәхифәсендә һәм мобил телефоннар аша тавыш бирергә чакыра.

XS
SM
MD
LG