Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты иң карт җитәкче


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка 7 февраль көнне 74 яшь тулды. Туган көнем дип кул кушырып кына утырмый, ә, һәр елдагыча, республика буйлап эш сәфәренә чыгып китте ул.

Русия киңлекләрендәге иң карт президент атнакич көнне Авыргазы районына барды. Анда авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган төбәк киңәшмә-семинары үтте. Шул сәфәре кысаларында Рәхимов әфәнде районның байтак хуҗалыкларында булды һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә кагылышлы бик кыйммәтле фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйтте.

Мортаза Рәхимовның быелгы туган көне түгәрәк түгел. Ә менә киләсе елда аңа 75 яшь тула. Бу яшьтәгеләр республикада дәүләт дәрәҗәсендә хөрмәтләнә. Димәк, киләсе елдагы туган көненә кадәр дә президент вазыйфасында калса, бик күп кадер-хөрмәт күрсәтелергә мөмкин аңа. Хәер, президентлыктан китсә дә, башкорт халкы аңа һәйкәлләр куяр, мөгаен.

Шул ук вакытта республикадагы оппозиция вәкилләре Мортаза Рәхимовны быел 2 мартта, Русия президентын сайлаулар үткәч үк, президентлыктан төшерергә мөмкиннәр дип фаразлый. Анысын вакыт кына күрсәтер. Ә бүген әле Рәхимов әфәнде, барлык дошманнарының саруын кайнатып, таштай-шакмактай республиканы аркылы-буй гизеп ята.
XS
SM
MD
LG