Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Нур” татар театры яңа премьералар әзерли


Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры яңа елдагы беренче премьерасын әзерләп бетеп килә. Бу юлы театр коллективы милли классикага мөрәҗәгать итте.

Былтыр Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының, ниһаять, зур залы да ачылган иде. Анда хәзер күләмле әсәрләрне дә сәхнәләштерү мөмкинлеге туды. Шуны исәпкә алып, нурлылар татар драматургиясенең классик әсәре – Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфагы”н сәхнәгә мендерергә ният кылды.

Спектакльне Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Милли яшьләр драма театры режиссеры Рөстәм Хәкимов куя. “Нур” театрының әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Усманова сүзләренчә, яңа премьераны үзенчәлеклерәк эшләү күзаллана.

“Ак калфак”ның премьерасын тамашачыларга март аенда тәкъдим итәргә ниятлиләр. Быелгы тагын бер яналык турында Гөлнур Усманова менә ниләр әйтте:
“Безнең тагын бер зал эшли башлады. Аны без башта репетицияләр залы гына дип уйлаган идек. Ләкин соңрак аны камерный зал иттек һәм аның өчен бер спектакль әзерләдек. Ул спектакльне халык яратты. Анда тамашачылар белән актерлар күзгә-күз карашып, сулышларын ишетеп дигәндәй бергә иҗат итә”.

Уфа “Нур” татар театрының әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Усмаова сүзләренчә, быелгы иҗат сезоны ябылганчы “Нур” театры артистлары тагын да ике премьера өстендә эшли башлый.
XS
SM
MD
LG