Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә шәригать кануны "котылгысыз"


Англикан чиркәве башлыгы, Кэнтербери архиепископы Рован Вилльямс, ББСга биргән әңгәмәсендә, Британиядә шәригатьнең кайбер кануннарын "кертмичә булмый" дип белдерде. Мөселманнар үзләре сайларга тиеш, гаилә кануннарымы, яки шәригать нигезендә кылынган финанс эшләрме, диде христиан рухание. Бу адым җәмгыятьтә социаль бәйләнешне ныгытачак, диде ул. Әмма англикан чиркәве башлыгы шәригатьтә каралган һәм кайбер илләрдә кулланылган җәзаларга каршы чыгуын белдерде.
XS
SM
MD
LG