Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

Русия халыкара күзәтүчеләр белән талашуын дәвам итә


Кристиан Строһал Мәскәүнең үҗәтләнеп күзәтүчеләргә каршы булуын аңламый

Кристиан Строһал Мәскәүнең үҗәтләнеп күзәтүчеләргә каршы булуын аңламый

Русиядәге президент сайлавы да бәйсез күзәтүчеләрдән башка гына үтәргә тора: бу эшләрне башкаруда зур абруй казанган төп оешма - Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының демократик институтлар һәм кеше хокуклары идарәсе тавыш бирүгә килмәячәген белдерде. Моны ул Русия хакимиятенең күзәтү эшләренә төрле киртәләр коруы белән аңлатты. Нәкъ шуны ук рәсми Мәскәү Дума сайлавы алдыннан да эшләгән иде.


Демократик институтлар һәм кеше хокуклары идарәсенең атнакич игълан иткән белдерүендә, Русия хакимияте үзенә халыкара күзәтүчеләрне чакыру өлкәсендә төрле киртәләр коруын дәвам итә, һәм шул сәбәпле бу идарә 2 мартка билгеләнгән сайлауга вәкилләрен җибәрә алмаячак, диелә.

Мәскәү элегрәк, бу оешманың күзәтүчеләре Русиягә 20 февральдән, ике атнадан да иртәрәк килә алмыйлар дигән таләп куйган иде. Әмма төрле илләрдәге тавыш бирүнең гаделлеген күзәтеп баруда зур тәҗрибә туплаган әлеге оешма, күзәтү эшләре үз эченә сайлау көнен генә түгел, ә аңа әзерлекне дә ала дип, вәкилләренең Русиягә иң соңы 15-ендә килүен теләде.

Соңгы тәрәкъкыят, ягъни бу юлы да Русия сайлавын күзәтә алмаячаклары хакында Демократик институтлар һәм кеше хокуклары идарәсе башлыгы Кристиан Строһал радиобызга:

"Мин мондый хәлләр килеп чыгуга үкенәм әлбәттә. Без үз ягыбыздан, эшебезне югары һөнәри дәрәҗәдә башкару кирәклеген аңлату өчен барын да эшләдек", дип белдерде.

Шушы оешма белән Мәскәү Кремле арасында ызгыш инде шактыйдан бара. Мәскәү аның күзәтүчеләренә киртәләр куеп аларны инде Дума сайлавына ук китермәгән иде. Декаберьдәге тавыш бирү шулай итеп, нигездә Русия хакимияте сүзенә каршы төшмәгән куштан күзәтүчеләр белән генә узды.

Демократик институтлар һәм кеше хокуклары идарәсе эшен исә Көнбатыш хөкүмәтләре элек совер җирләрендәге сайлауның гаделлеген һәм иреклеген бәяли алырлык хәлиткеч бер фактор итеп күрә. Мәскәү моңа, Көнбатыш бу оешманы Русияне битәрләү өчен куллана дип белдерә.

Атнакич Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров шул гаепләвгә ишарә ясаган сүзләрен кабатлады:

"Бу оешма кагыйдәләрне үзе уйлап чыгара. Төп проблема биредә шунда ки, алар һич аңларлык түгел. Без аларның бирегә үз вәкилләрен ни өчен бер ай кала җибәрергә теләвен аңламыйбыз. Гомумән, алар монда ни эшләргә тели, һич билгеле түгел", ди Лауров.

Строһал Русия ягының бу гаепләвен кире кага һәм 4 ел элек, 2004-тәге президент сайлавына бернинди дә киртәләр куелмавын искә төшерә. Ул чакта Русия белән хезмәттәшлек бернинди проблемаларсыз барды, ни өчен хәзер генә Мәскәү төрле чикләвләр уйлап чыгара, дип баш ваталар Демократик институтлар һәм кеше хокуклары идарәсендә.

XS
SM
MD
LG