Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда корыч кошлар канатында беренче татар хатыны


9 февраль көнне Руссия Граждан авиациясенә 85 ел тула. 2007нче елны Оренбур авиаюллары үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте.

Әлеге чор эчендә , Оренбур Граждан авиациясендә, очучылардан 3кенә хатын-кыз була. Шуларның берсе –Нәҗия Мәнәсыпова.Ул 1942 елны Орски шәһәрендә ,мулла гайләсендә, 11нче бала булып дөньга килә. Әтисе кызының очучы булуына каршы килми. “Ходайга якынрак булырсың”, -диде.

“Барлыгы –һавада 12 мең сәгать булдым. Иң элек 2нче пилот ,аннан беренче пилот –командирлык вазыйфасын үтәдем.Хәзерге вакытта, нигәдер, хатын-кызларга очучылар һөнәрен алуда киртәләр куялар.Бу хәлне дискриминация дип әйтергә була”.

Протест йөзеннән хатын –кызлар Мәскәүдә “Авиатрисса” халыкара очучылар клубын оештыралар.Бүген анда 400ләп очучы белгечлеге булган хатын –кыз теркәлгән.Клубның җитәкчесе ,Мәскәүдә яшәүче , Хәлидә Хөсәен кызы Махагонова.
“Авиатрисса”клубы филиалы Оренбурда да оеша.Җитәкчесе итеп ,Нәҗия Мәнәсыпованы сайлыйлар.
Очучы зәңгәр күккә беренче юл алган Орски шәһәре аэропортында шушы көннәрдә генә догалар уку өчен 2 бүлмә ачылды. Беренчесе – христианнар өчен, икенчесе – мөселманнар өчен. Әлегә мондый бүлмәләр аэропортларда беренче.
XS
SM
MD
LG