Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:11

Стәрлетамакта банк талаучылар эзләнә


Башкортстанның Уфадан кала икенче зур шәһәре Стәрлетамакта бер банкны таладылар.

Бу юлы андагы “Промтрансбанк” дигән коммерция банкының 4 миллион сумга якын акчасына аю мае сөрттеләр. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Максим Родионов сүзләренчә, җиңел баю максатын куючылар әлеге башкисәр тәвәккәл гамәлен 8 февральгә каршы төндә кылган. Җинаятьчеләр таланган банк урнашкан бинаның ишеген җиңел генә ачып керә һәм анда акчалар сакланган сейфның ишеген автоген дигән аппарат белән кисеп ача. Угрыларның күңеле булырлык, үрле-кырлы сикерерлек байлык була анда. Сейфны намус белән тиененә кадәр чистарта төнге сәфәрчеләр. 3 миллионнан артык урыс рублен, 15 мең тирәсе долларны һәм 9 меңнән артык евроны җайлап кына тутырып чыгып кача куш йөрәкле караклар.

Иң мәзәге һәм гаҗәпләндергәне шул – бу банкның бинасы бик каты сак астында, ягъни сигнализацияле һәм милициянең ведомстводан тыш сагы күзәтүендә торган була. Әмма сак хезмәткәрләре бу төнне катырак йоклаган күрәсең, алар килгәнче, банк талаучыларның эзе күптән суынган була инде. Әле угрыларның эзенә төшү өчен Уфадан, Эчке эшләр министрлыгыннан, тәҗрибәле тикшерүчеләр Стәрлетамакка юлланды.

XS
SM
MD
LG