Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Татарлар Медведевка бурычлар йөкли


Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты атнакич көнне үзенең чираттагы утырышын үткәрде.

Анда көнүзәк мәсьәләләр, алда торган бурычлар тикшерелде. Шулай да төп сөйләшү Русиянең булачак президентына һәм Башкортстан президентына хатлар өлгеләрен әзерләү тирәсендә булды.

Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов киңәшмәдә төп сүзне алып, Русиядәге президент сайлаулар алдыннан Башкортстандагы татарлар проблемаларына тагын бер кат игътибар юнәлтү кирәклеген ассызыклады. Бу максатта Русиянең инде бүгеннән үк мәгълүм булган алдагы президенты Дмитрий Медведевка һәм Башкортстан җитәкчесе Мортаза Рәхимовка хатлар әзерләнүе турында әйтте Алик әфәнде.

“Русиянең киләсе президенты кем булачагы бүгеннән үк билгеле инде, шуңа күрә без бу урынга дәгъва итүче намзәт Дмитрий Медведевка Башкортстан татарларының кискен проблемаларын чагылдырган хат әзерләүне мәгъкул таптык”, - диде Алик Локманов. Киңәшмәдә катнашучылрның күпчелеге бу тәкъдимне хуплады һәм бу хатта игътибар юнәлтелергә тиешле төп мәсьәләләрне дә әйтеп бирде. Әмма утырышта бу хат язу файда бирерме соң, моңа кадәр дә дистәләгән хатлар җибәрелде ич Мәскәү тарафларына, тик фәтвасе генә сизелмәде, дип шик белдерүчеләр дә булды. Моңа каршы үзенең дәлилләрен профессор Рәиф Әмиров җиткерде.
“Хат язуның зыяны юк, үзебезнең проблемаларны кат-кат искә төшереп торырга кирәк”, - диде ул.

Шулай итеп Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, профессор Рәиф Әмиров та, Конгрессның күпчелек әгъзалары да Дмитрий Медведевка һәм Мортаза Рәхимовка хатлар әзерләүне яклады. Аның өлгесен эшләп беткәч, киләсе атнада тагын җыелышып аны расларга һәм тиешле кешеләренә җибәрергә килештеләр.

XS
SM
MD
LG