Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар басмалары бирешмәскә тырыша


Уфада, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында газета-журналларга язылу мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте.

Анда Башкортстан Министрлар кабинеты каршындагы Матбугат һәм полиграфия идарәсе вәкилләре, республика басмалары мөхәррирләре һәм республика почта элемтәсе җитәкчелег катнашты.

Киңәшмәдә газета-журналларга язылуны оештыру мәсьәләләре дә, аларны почта аша ансатрак һәм тизрәк тарату проблемалары да, башка көнүзәк бурычлар да тикшерелде. Күп тираж җыючы басмалар мактап телгә алынды.
Башкортстан вакытлы матбугат басмалары согы елларда бар илдәгечә үк, кыенлыклар кичерә. Андый авырлыклар татар басмаларын да урап үтми, билгеле. Шулай да Башкортстан татар вакытлы матбугат чаралары бирешмәскә тырыша, үз укучыларын бер чамада тотуга ирешә.

Башкортстандагы иң популяр татар басмасы - «Өмет» татар яшьләре басмасы узган яртыеллыктагы тиражны саклап калды. Аны алдагы ярты елда 37 меңнән артык абунәче алдырачак. «Тулпар» татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәгә җиткерә алган. Аның күләме 12 меңнән артык. Балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” исемле журналга 4 мең абунәче язылган.

Татар телендә чыгучы «Атна» исемле атналык газета һаман да лидерлар рәтендә. Үзенең башкорт һәм урыс телләрендәге «игезәкләрен» бер ярым тапкырга узып китеп, 40 мең укучысын булдырды ул. Әлеге подписка чорында «Кызыл таң» газетасы да 2007 елның икенче яртысындагы тиражны җыя алган. Аны 22500 кеше алдыра.

Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер дә бик аз инде. Уфада үткән киңәшмәдә матбугат басмалары мөхәррирләре абунәчеләрен артыру юллары хакында фикер алышты. Бу тәңгәлдә төп шарт дип, әлбәттә инде, журналистларның осталык дәрәҗәсе куелды. Газета-журналларда халык укырлык кызыклы язмалар булса, аларны алдыручылар саны да артачак.
XS
SM
MD
LG