Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48
Бу көннәрдә Татарстанның төрле министрлыклары, дәүләт идәрәләре үзләренең еллык эшчәнлекләренә йомгак ясыйлар. Эчке эшләр министрлыгы җыелышында республика президенты Минтимер Шәймиев катнашты һәм чыгыш ясады, Статистика идәрәсенең утырышында, икътисад, сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак җыелышында республиканың матди тормышы нигезләрен билгеләү турында парламент һәм хөкүмәт башлыклары катнаштылар. Пәнҗешәмбе көнне Татасртанның мәхкәмә хезмәткәрләре дә үз эшчәнлеге турында киңәштеләр. Бәйсез хакимият тармагының эшчәлегенә Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, прокурор Кафил Әмиров бирделәр.
Кеше туу, өйләнү, аерылу, үлү эшләрен теркәп торучы оешма булган ЗАГС–кешеләрнең гражданлык хәлен теркәү идәрәләрендә күбрәк хатын-кызлар эшли. Зур сәясәттән һәм икътисадтан ерак торган шушы идәрәнең утырышына Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов килде.
Дөресен әйткәндә, Казанда яшәүчеләрнең күбесе ЗАГС республика идәрәсенең кайда урнашканын белми. Район-авылларда да мондый оешмалар тыйнак кына биналарда урнашкан. Айга берничә тапкыр никах теркәү, үлем турында таныклык бирү тавышсыз-тынсыз дәүләт ягыннан зур акча чыгымнары тотылмыйча үтә.
Татарстанның ЗАГС идәрәсе соңгы елларда Әхтәмов урамында, элек Казанның бердән-бер йөзү бассейны урнашкан җирдә менә дигән зиннәтле сарай салып кергән. Бу эшне элек алып барган Флера Илдарханова хәзер Фәннәр академиясендә яңа төзелгән гаилә, демография буенча тикшерү үзәген җитәкли. Идәрәнең яшь җитәкчесе Эльмира Маврина элек социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән. Коллегия утырышына премьер-министр килгәч, башка җитәкчеләр дә аңа ияргәннәр. Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Русиянең дәүләт теркәү хезмәтенең Татарстан идәрәсе җитәкчесе Владимир Бушков, Президентның социаль мәсьәләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, профсоюз һәм оешмалар вәкилләре күмәкләп килгән иде. Төп телевизион каналларның камералары утырышны бертуктаусыз төшереп торды. Тыйнак кына ханымнар эшли торган идәрә бу кадәр игътибар һәм ихтирам үзәгендә беркайчан да булмагандыр. Әллә инде яшь җитәкче премьерның гына түгел, киң җәмәгатьчелекнең дә күңелен яулаган. Әллә инде гаилә елын үткәрүгә дәүләт мөнәсәбәте шулай күрсәтелә.
Сөйләшү болай кызыклы һәм эшлекле барды.Узган елда Татарстанда балалар туу 9 процентка арткан, ә кешеләр үлү ярты процентка кимегән. Аерылышулар да хәтсез – 15 мең 416 никах өзелгән, бу алдагы елга караганда 171гә күбрәк. Бигрәк тә Нурлат, Буа, Яшел Үзән, Әлмәт кебек шәһәр-районнарда аерылу күбрәк очрый. Әйтик рекорд саны Нурлатта - 19 процент. Туучыларның санына караганда, үлүчеләр саны күпчелек районнарда зуррак. Бары тик Әлмәт, Алабуга Балтач, Түбән Кама, Чаллы туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк.
Хикмәт бу саннарда гына түгел, ә ЗАГС оешмаларының яңа хәлендә. Хәзер федераль дәрәҗәдә бу оешма Русия теркәү хезмәтенә буйсына, ягъни йорт-җир алу да, машина сату да, өйләнү-аерылу да бер үк тармак булып санала. Ә менә республикада гражданлык хәлен теркәү буенча дәүләт вәкәләтләре муниципаль районнарга бирелгән. Татарстан парламентының узган елда кабул ителгән кануны нигезендә хәзер хәтта авыл җирендәге үзидарәгә дә мондый вәкәләт бирелгән.
Коллегия утырышында менә шушы теркәү эшләрен компьютерга күчерү мәсьәләсе иң күп вакытны алды. Рөстәм Миңнеханов электрон хөкүмәтнең бер өлеше буларак, әлеге системаны компьютер аша гына алып барырга тәкъдим итте. Коллегиядә доклад белән чыккан Николай Никифоров хөкүмәтнең компьютерлаштыру үзәген җитәкли. Бик гыйлемле, яшь кенә бу егет чагыштырмача яшь премьер-министр белән бергә идарәнең яшь җитәкчесенә һәм аның хезмәттәшләренә бала тудыру, үстерү, тәрбиягә алу эшләрен электроника ярдәмендә хисаплау юлларын өйрәтте. Түбән Кама ЗАГС җитәкчесе, Русия теркәү хезмәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе һәм тагын бер-ике кеше сөйләгәч, саллы гына карар кабул ителде.
Рөстәм Миңнеханов Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллинага сертификат тапшыра.













Әмма җыелган халык таралмады. Туйда гына яңгырый торган Мендельсон маршы яңгырагач, хөкүмәт җитәкчеләре аяк үрә бастылар, кем өйләнә бүген, дип әйләнеп караучылар ике якка ачылып киткән ишектән республикада билгеле парларны күрделәр. Иң алда Социалистик Хезмәт Каһарманы 75 яшьлек Илдус Мастюков карчыгы белән, аның артыннан Компрессор заводынын элек җиләкләгән Әхмәт Галиев һәм аның тормыш иптәше, шулай ук Камал театрының атаклы артистлары Алсу Гайнуллина һәм Илдар Хәйуллин, Татарстан банклары берләшмәсенең җитәкчесе Людмила Китайцева һәм аның ире килеп керделәр. Аларга яңа гына өйләнүче яшь пар, Алсу белән Николай да ияргән. 30, 40, 50 ел буе бергә торучыларны тәбрикләп, аларның яхшы балалар үстерүен һәм эштә дә уңышларга ирешүе өчен рәхмәт әйтеп, чәчәкләр тапшырдылар. Ә премьер-министр аларга шушы алтын, көмеш туй үткәрне раслаучы сертификат бирде. Яшь парга банкир Людмила Китайцева кыммәтле бүләк тапшырды. Шулай итеп, элеге йола коллегия дәүләт дәрәҗәсендә гаилә елын үткәрүгә бер ишарә булып истә калды. Ә шәһәр, районнарда, авыл, мәхәлләрдә дә мондый йолалар гадәткә кереп китәрме, монсы инде матди чыгым һәм оештырудан тора.
Сайлау турында үгетләүче булмады. Бары тик хөкүмәт башлыгы гына үз чыгышын тәмамлап, 2 мартта активлык күрсәтергә, киләчәк турында дөрес фикер йөртергә өндәде. Ни дисәң дә ЗАГС хезмәткәрләре гел халык арасында катнаша, аның тәэсир итү көче зур.

XS
SM
MD
LG