Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда рәсми миллионерлар арта


Татарстанда 5 600 кешенең акчасы 1 миллион сумнан артык. Ә 17 кеше еллык кеременең 1 миллиард сумга кадәр булганын хәбәр иткән.

Бу саннарны бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов яңгыратты. Бүген республика финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан бүлеге һәм Федераль казна идарәсенең Татарстан бүлегенең уртак утырышы узды.

Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, республикада "кара" хезмәт хакларын бетерү сәясәте күбрәк салым түләүгә китергән. Табыштан түләнгән салым - республика бюджетының өчтән бер өлешен тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG