Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

НАТО министрлары әфган рәсмиләреннән ярдәм көтә


Вильнюс - НАТО илләре саклану министрларының ике көнлек очрашуы бүген тәмамлана. Алар Әфганстанда тотрыклылык булсын өчен җирле хөкүмәттән күбрәк тырышлык кирәк, дип белдерде. Очрашуда Әфганстан саклану министры Гәбдел Рәһим Вардак та катнаша. НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер, әфган рәсмиләре коррупция, әфьюн сәүдәсенә каршы көрәшергә, полиция көчен арттырырга тиеш, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG