Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:46

Казанда эт, песи һәм куяннар өчен кунакханә бар. Аның мөдире Дмитрий Сагин әйтүенә караганда, әлеге бизнеста бу беренче адымнар гына һәм Татарстан башкаласы халкы аны үз итсен өчен хәйран күп вакыт кирәк булачак.

“Валентин”
Урыны җылыда, тамагы тук булса да “Валентин” булмәсе янына кеше килүгә хуҗаларын сагынып мияуларга тотына. Күрәсең үз өен, михербанлы хуҗаларын бик сагынган ул. Озакка калдырганнар аны. Кунакханә мөдире Дмитрий Сагин әйтүенчә, бер ай монда яшәгән инде. Әзерәк тазарып та киткән.
Җомгадан “Валентин” үзе генә булмаячак. Күршесендәге бүлмәгә аның шикелле үк ап-ак песине “Клайд” исемле тагын бер егетне китерделәр. Озакка түгел, бары ике көнгә генә. Хуҗасы Лилия Гимранова әйтүенчә, яратканын беренче тапкыр кунакханәгә урнаштыра, сынау өчен. Ошаса тагын калдырырга исәбе юк түгел. Чит илләргә сәфәргә еш йөри икән. Ә Казанда туганнары юк.
Лилия Гимранова
“Бер көнгә киткәндә дә бик сагына. Ишек төбендә көтеп утыра. Шулай инде, берни дә эшли алмыйм мин”
, ди Лилия. Песине сагындырып тилмерткәнче, тотмавың яхшырак түгелме соң дигән сорауга ул болай дип җавап бирде.
“Берүзең генә яшәгәч өйдә уңайсыз. Мин үзем авылда үстем. Безнең һәрвакыт песиләребез, этләребез бар иде. Мин өйрәнгән инде. Песисез булдыра алмыйм”.
Лилия Гимранованың песиен Казанда бердән-бер булган әлеге кунакханәдә калдырырга мөмкинлеге бар. Димәк, акчаны әз эшләми. Бу кунакханә байлар өчен кыйбат булмаса да, тиенен тиенгә санаучыларга хыял гына. Песиләрне тәүлегенә читлегенә карап 150 сумнан башлап 200 сумга кадәр калдырырга була. Этләрнеке 350 сумнан 500-гә кадәр тора.
“Бездә даими булгалый торганнар- 5-6 тапкыр килүчеләр дә бар. Этләргә дә ошый. Хуҗалары да аларның күзәтү астында һәм тәрбиядә булуыннан канәгать. Безгә килеп кергәч тә, этләр үзләре бер тапкыр торган читлекне танып шуңа таба йөгерәләр”
, ди кунакханә мөдире. Стандартлар, мисал өчен песиләрнеке, Европадагы белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Көнбатыш илләрдә гадәти читлекләр 60 сантиметрга 80 булса, Казандагы стандартлар ике метрга ике.
Русия халкы әле мондый хезмәттән файдалануга өйрәнмәгән дип әйтергә була. Аның өчен дә хәйран вакыт китәчәк. Кунакханә әлегә керем турында уйлап та карамый. Төрле юнәлештәге зур ширкәтнең бер тармагы ул. Бу ике катлы, заманча җиһазландырылган бинаны һәм ачык һавадагы зур 30 читлектән торган утарны булдыру өчен әз акча кермәгәнлеге күзгә бәрелеп тора.
“Безнең кунакханәгә менә бер ел инде ике эт килеп йөри. Әнисе улы белән. Алар ашату вакытын беләләр. Ашыйлар да кайтып китәләр”, ди Дмитрий Сагин. Шәһәрдә хуҗасыз һәм ташландык этләр күп булуын да әйтеп узды ул. Барсына да, иң югында күзгә чалынганнарына, нинди дә булса ярдәм итү мөмкинлеге булмауны да яшермәде.
Урамдагы хуҗасыз этләр
Этләр, песиләр, куяннар кунакханәсеннән чыгып автобус тукталышына таба атлаганда, юл читендә салкыннан карга сыенып дерелдәгән, ике эт баласы озатып калды. Аларга 3-4 айлар тирәсе булыр. Телләре булса кайда төн үткәргәннәрен дә әйтеп бирерләр иде. Казанда, кунакханә мөдире әйтүенчә, андыйлар бик, бик күп. Ансы икенче мәсьәлә.

XS
SM
MD
LG