Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Татарстанда кесә телефоны куллану 116% җиткән


Татарстанда кесә телефоннарын күп кулланалар.

Татарстанда кесә телефоннарын күп кулланалар.

Татарстанда технологияләр үсеп бара. Кәрәзле элемтәгә 4 миллионнан артык абонент тоташтырылган. Ә интернетка керү һаман да кыйбат булып кала.

Заманча технологияләр Татарстанны да уратып үтмәде. Мобил телефоннар, гадәти компьютер, кесәдә йөртә торган һәм тезгә куеп эшли торган кечкенә, компактлы компьютерлар да күрмәгән әйбер түгел. Җәмәгать транспортында барганда, һәр икенче юлчының колагында колакчын күренә, кесәсендә телефон чылтырый, яшьләрнең кулында смартофон, кпк дигән кечкенә компьютерны күреп була һәр баланың диярлек кесәсендә, мр3-уйнаткыч, кесә телефоны булу гадәти әйбергә әйләнде. Элемтә министрлыгының мәгълүматларына караганда, мобил элемтәнең үтеп керүе 116% тәшкил итә, кәрәзле телефонны 4,3 миллион тирәсе кеше куллана. Ә бар Татарстанда халык саны 3,8 миллион чамасы. Татарстанда элемтә челтәрләренең сыйдырышлыгын 6 миллионга җиткерү мөмкинлеге бар икән.

Ерак авылларга да мобиль телефоннар үтеп керде, олылар да, яшьләр дә, шушы кечкенә җиһазны яратты, шалтыратырга, смс юлларга ойрәнде. Татарча радиоларда “смс” сәламнәр җибәрүчеләрнең бермә-бер артты, авылдагы балалар да музыка һәм башка тавышларны телефоннан телефонга күчерергә мөмкинлек бирүче Bluetooth, “IR порт”ның (инфра кызыл порт) технология ягыннан никадәр мөһим әйбер икәнен белә. Татарлар бу заманча технологияне үз итте, үзләренә җайлаштырды, дип әйтеп була.

Телефон өчен татарча музыкаларны артуы, смс хәбәрләр өчен татарча кызыклы язмаларның барлыкка килүе, аларның күп кулланылуы Татарстанда мобил телефон кебек заманча технологиянең бик киң таралуын күрсәтә.
Компьютерлаштыру Татарстанда инде берничә дистә ел бара. Дәүләт ошмаларына гына түгел, өйләргә дә компьютер алып кайтып куя. “Азатлык” компьютерны кулланасызмы, ул тормышыгызда күпме урын алып тора дигән темага сораштыру үткәргән иде. Безгә очраган кешеләрнең күбесе компьютерны азмы-күпме белгәнен һәм кулланганын әйтте.
http://www.azatliq.org/content/Article/870235.html

Компьютерлар күпләп сатыла, аларны кулланалар, әмма интернетка тоташу һаман да кыйбат булып кала. Хәзер Казанда иң әкрен тизлек (64кб) белән, модем аша, Интернетта утыру, сәгатенә 13 сумга төшәчәк. Лимитсыз, ягъни чикләнмәгән, ләкин бик әкрен тоташу белән интернетны куллану уртача 550 сумга тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Летай” ширкәте, Казанда, тоташуны иң зур тизлек, секундына 512 килобайт тизлеге белән биреп, интернетны чыкләнмәгән күләмдә кулланган өчен аена 2900 сорый. Мәскәүдәге провайдерлар исә, ике тапкыр зуррак тизлек белән тоташу момкинлеген бирә һәм аның бәясе дә кимендә 10 тапкырга арзанрак булачак.
Элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2007 елда интернет кулланучылар саны 65 меңгә җиткән. Хәкимиятләр, киләсе елга бу сан ике тапкырга артыр, дип фаразлый.

Элегрәк, Татарстан авылларындагы мәктәпләрне интернетка тоташтыру турында хәбәр ителде. Рәсми саннарга караганда республикада 2165 мәктәпнең глобал челтәргә керү мөмкинлеге булырга тиеш. Мәктәптәге модемнарның нәтиҗәле кулланмау, җиһазны эшләтә белүче укытучылар булмау да ихтимал, әмма рәсми күрсәткечләргә караганда, авыл мәктәпләренә андый мөмкинлек бирелгән.
Интернетка тоташу чит, ят нәрсә булмаса да, аның аша җитди эш эшләү әле киң куллынылышка кермәгән. Интернетны һава торышын һәм кино исемлекләрен карау, танышу сайтларын актару, хат алышу өчен кулланучылар күп. Әмма, Интернет аша, Казан-Мәскәү поездына яки очкычына аша билет алучылар, салым түләүчеләр, кибеттән ашамлыклар китертүчеләр Казанда сирәк.
Белгечләр фикеренчә, интернетка тоташу бәясе төшсә, интернет кулланучылар саны да артачак.

XS
SM
MD
LG