Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:54

8 февральдә Русия президенты Дәүләт Шурасының киңәйтелгән утырышында 2020 елга кадәр исәпләнгән икътисадый үсеш программасын игълан итте. Әлеге утырыш “Беренче канал”, “Россия”, “Вести-24” каналлары туры-туры күрсәтте. Татарстандагы сәясәт белгечләре дә Путин чыгышының кирәкле урыннарын хәтерләренә салып барды.

Бу чарага 1000гә якын кеше чакырыла. Төбәк җитәкчеләре, депутатлар, сенаторлар, төрле фирка әйдаманнары, мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре һәм дин әһелләре Путинны кул чабып алкышлап торды. Мәскәү Кирмәненең Георгий залында үткән утырышта Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та бар иде.

“Азатлык” радиосына Русия президентының чыгышына карата үз фикерләрен яшь сәясәтче Руслан Айсин, элекке Дума депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сәфиуллин, Татарстан президентының сәяси киңәшчесе Рафаэл Хәкимов җиткерде. Беренче булып яшь сәясәтче Руслан Айсин сөйли.
“Путинның сәясәттә 10-12 ел калырга исәбе бар. Ул әйткән сүзләрнең барсы да дөрес. Әмма ләкин сүзе белән гамәле нык аерыла.”

Руслан шулай ук, Путинның үз чыгышында бюрократиягә каршы көрәш алып барырга кирәк диюе һәм ул хакимлек иткәндә бюрократиянең ике мәртәбә артуы, аның сүзләренең бик үк хак булмавын күрсәтә, диде. Ярлылар белән байлар арасындагы упкынның тирән булыун искә алды.

“Ул әйтеп китте, безгә, кешеләргә бераз яшәеш системасын камилләштерергә дип. Шул ук вакытта без күрәбез ки, халыкның 5-7 проценты байый, күпчелеге хәерчелек упкынына тәгәри.”

Күп фиркалелек дип сөйләп, бер фиркагә басым ясауны хуп күрмәвен әйтте Руслан Айсин:

“Бүген Русиядә бер генә фирка бар, ул да булса - “Бердәм Русия”…Калганнарына үсәргә, яшәргә ирек бирмиләр. Путин дәүләти булмаган оешмаларга ярдәм итәргә, ди. Ә бит соңгы елларда аларга төрле органнар аша басым бара, ишекләрен ябалар, яшәүдән туктаталар.”

Руслан Айсинга дин өлкәсендәге белгеч буларак, бу көннәрдә мәгълүмат сайтларының берсендә чыккан хәбәргә бәйләп, өстәмә сорау бирдек. Анда Идел буендагы ислам динендәге кешеләр Русияне берләштерүдә тоткарлык ясарга мөмкин диелгән иде.

“Бу инде татарларга каршы алып барылган сәясәт, алар арасыннан төрле экстремистик оешмаларны табарга тырышу. Кыскасы, кара бүлмәдән кара мәче эзләү…”, ди Руслан Айсин.

Хәзер инде 8 февральдә Русия президенты Владимир Путинның Дәүләт Шурасының киңәйтелгән утырышындагы чыгышына кайтып, элекке Дума депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сәфиуллин фикерләрен тыңлыйк:

“Яхшы вәгъдәләр, матур сүзләр, якты киләчәк…аларына басым ясап тормыйм. Әмма Татарстанның исеме әйтелмичә аңа төрттереп әйтүе, сепаратизм турында сөйләгәндә һәм аннан Русияне коткару хакындагысы миңа ошамады!”
Фәндәс Сәфиуллин, Путинның күп кенә чыгышларын игътибар белән тыңлыйм, бер вакытта да милли сәясәт турында сүз әйткәне булмады, ди.

“Төбәк сәясәте дип кенә сүз алып баралар. Болар барсыда бераз шик тудыра, республикаларны бетерүгә халыкны әзерләү түгел микән бу?!”

Соңгы әңгәмәдәшебез Татарстан президентының сәяси киңәшчесе Рафаэл Хәкимов. Телефон аша ул безгә менә ниләр әйтте:

“Әйтелгән фикерләргә бер дә каршы түгел, аны бит тормышка ашырырга кирәк. Мәсәлән, мәгарифкә, фәнгә игътибар дигәндә, минем өчен монда бюджеттан бирелгән акча мөһим. Менә мин тарих институты директоры, эш хакы аз, әгәр мин киңәшче булмасам ул акчага гына яшәве авыр булыр иде. Аннары республикаларның барсыда бер-тигез булырга тиеш диләр, анлашылып бетми, ничек итеп?! Татарстанны Ульян белән Мари дәрәҗәсенә төшерергәме, әллә тегеләрне күтәрергәме?! Татарстан дәрәҗәсенә күтәрүгә мин каршы түгел, ләкин бит механизмнары күрсәтелми. Без федераль казнага салым түләү буенча, Аллага шөкер, Мәскәүдән соң икенче урында барабыз, нефть диләр… Әйе, Татарстанда нефть бар, ләкин бит аның күпчелек табышы Мәскәүгә китә,” ди Татарстан президентының сәяси киңәшчесе Рафаэл Хәкимов.

XS
SM
MD
LG