Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:28

Татар ханымы исламга каршы һөҗүмнәр белән көрәшә


8 февральгә каршы төндә Иваново өлкәсенең Шуя шәһәрендә агач мәчеткә ут төрткәннәр. Әмма исламга һөҗүмнәр ут төртү белән генә чикләнми.

Шуядагы янгын уңаеннан Русиянең мөфтиләр шурасы барлык хокук саклаучы оешмаларга Русия мөселманнарын һөҗүмнәрдән, экстремист чыгышлардан саклауны үтенеп мөрәҗәгатъ иткән. Исламга, пәйгамбәргә карата сүз белән булган һөҗүмнәр дә тукталып тормый. Шуларның берсе - Даниил Сысоевка карата Мәскәү журналисты Хәлидә Хәмидуллина прокуратурага гариза да юллаган.

Ислам һәм правослау дин әһелләре арасындагы бер диспутта катнашкан Халидә Хәмидуллина шул чарада Сысоевның этник мөселманнарны чиркәүгә үз вәгазъләрен тыңларга чакырып язган игъланына тап була, һәм шуннан укып Крутицкий урамындагы чиркәүгә бара.

Анда бик күп халык килгән иде, ди Халидә ханым. Халык алдында ясаган чыгышында Даниил Сысоев исламны «яшел ваба чире» дип һәм Мөхәммәт пәйгамбәрне «ялган пәйгамбәр» дип атаган. Сысоевның Исламга карата әйткән сүзләрен кабатларга телем дә әйләнми, ди Халидә Хәмидуллина.

Ләкин прокуратурага язган гаризасында ул Сысоевның шул сүзләрен китергән. Шунысы да кызыклы, чиркәүдә мөселманнарга каршы пропаганда алып барган Евгений Бухараев дигән дин әһеле дә, Даниил Сысоев үзе дә татар кешеләре, имеш. Сысоевның әтисе урыс булса да, әнисе Әминә Амирова.

Ә инде Евгений Бухараевның хатыны да татар икән. Чиркәүләрдә мөселманнарга карата дошманлыкка өндәп язылган, халыкка таратылган китаплар барысы да югары чиркәү җитәкчеләре ризалыгы белән нәшер ителгән, ди Халидә Хәмидуллина. Ул бу хакта байтак кына мәкәләләр язган булса да, урыс правослау чиркәве тарафыннан моңа карата бернинди дә чара күрелмәвен әйтә.

Мәскәүнең Кантимеровски метросы янында зур мәйданда үз чиркәве, ике катлы биналар белән правослау миссионерлык үзәге төзелеп килә икән. Даниил Сысоев үзенең мөселманнарга каршы булган пропагандасын шул үзәктә дәвам итәчәк.

Халидә Хәмидуллина ул үзәктә дә Сысоевның чыгышын тыңлаган. "Миңа анда, аның чыгышыннан соң таратылган, мөселманнарга каршы язылган китапны алырга кирәк иде", ди Халидә ханым. "Әгәр дә без үзебезне, динебезне кимсеткән хәлләргә битараф калабыз икән, димәк без үзебезне үзебез хөрмәт итмибез. Нигә безне башкалар хөрмәт итәргә тиеш? Мин прокуратурага гаризамны бу хәлләргә түзә алмаганга яздым", диде Хәлидә Хәмидуллина.

Шулай итеп, Мәскәү җурналисты Халидә Хәмидуллина, мөселманнарны кимсетеп чыгышлар ясаган, китаплар язган правослау дин әһеле Даниил Сысоев өстеннән прокуратурага гариза биргән. Ул гаризаны кабул итеп алганнар. Хәмидуллина сүзләренә караганда, гаризаны тикшерү ничек барыр, бу хакта әле бернинди дә хәбәр юк.

XS
SM
MD
LG