Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:25

Богданов Федерация Шурасын Казанга күчерергә тели


Русия президентылыгына намзәт, Демократик фирка җитәкчесе Андрей Богданов Федерация Шурасын Казанга күчерергә тәкдим итә.
Казанда үткән матбугат очрашуында Богданов Федераль хакимият оешмаларын Мәскәүдән зур төбәкләрнең башкалаларына күчерүне дәвам итәргә чакырды.
Бүген мәгълүмәт технологияләре шул кадәр алга киткән ки, хөкүмәтнең, парламентның яки башка хакимият оешмаларының кайда булуы, бер дивар артындамы, урам ашамы, яки мең чакрым еракта булуы карарлар кабул итүгә һәм ул карарларның тизлегенә берничек тә тәэсир итми диде Богданов.
Ул Федерация Шурасын Казанга, ә Дәүләт Думасын Түбән Новгородка күчерергә тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG