Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Хәзерге чорда сәяси темалар гади халыкны мавыктыра дип әйтеп булмый. Шулай да, эш хаклары, пенсияләр, сүз иреге кебек нәрсәләр кемгә дә кызык.


Сирәк булса да кайбер социаль эчтәлекле шигырьләрдә, җырларда сәяси фикерләр яңгырап китә. Илсөя Бәдретдинованың узган атнада «Азатлык” тыңлаучыларнына тәкъдим ителгән “Әстәгыфирулла” лазер тәлинкәсенә кергән “Хушлашу” җырын яңгыратканканда, «Азатлык» тыңлаучыларына сәяси аңлатма да ишеттергән идек. Һәм бу язма тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Бу юлы шул ук альбомга кергән “Сайлау” җыры белән сезне дә таныштырабыз.

Кайбер башка җырлар кебек үк, ул әллә ни моңсу түгел, үзәк өзгеч пессимизм белән дә сугарылмаган. Киресенчә, ул шаян һәм дәртле рухлы. Бу җыр көтүчесез калган сарыкларның үзләренә көтүче итеп бүрене сайлап кую тарихы, әлбәттә, терлекчелек хакында түгел. Сарыклар турында булып, кешеләр тормышына ишарә ясаучы автор Илфак Шиһапов һәм башкаручы Илсөя Бәдретдинова сарыкларның тормышын күрсәткәндә халыкның үзен күз алдында тоталар. Бер дә халыкны сарык белән чагыштыру әдәпсез дип тормыйлар. Хәлбуки, бу чагыштыру төп-төгәл түгел. Ә халык үзен сарык дип атаганга рәнҗеми икән, ул үзенең кем икәнлеген белә торгандыр. Безнең хәбәрләргә караганда, тыңлаучылар шушы “Сайлау” җырын Яңа гасыр радиосы аша акча түләп, якыннарына багышлап кабат-кабат эфирга чыгарлар. Димәк, сайлау, иреккә сусау кәефләре җәмгыятьтә бар. Бу инде халыкның гел генә сарык булып калмавын аңлата.

Сүз иреге һәм демократия җитмәгән вакытта сәяси хәлне мәсәл, җанварлар арасындагы мөнәсәбәтләр белән ачып салу электән килгән гөреф. “Сайлау” җырның эчтәлеге кыя рәвештә генә хәзерге сәяси вәзгыятькә ишарә ясаса да, нинди фиркәләр һәм шәхесләр тәкә, яисә эт, яки бүре кебек җанварларны хәтерләткәнен авторлар төшендереп бирми. Шушы җанварларның берсен дә президентлыкка дәгъвә итүчеләр белән чагыштырасы килми, Алла сакласын. Монда хикмэт сарыкларның, гафу, халыкларның фикерләү рәвешендә.

Демократия яки диктатура үзеннән-үзе иңми, аны төптән уйлап, каты куллы идарәне сагынып, кешеләр җәмгыяте үзе җилкәсенә утырта. Җырдагы сарыклар үзләренә көтүче эзләгәндә Ходай җибәргән үләнне ашамый торган, тәртипне саклый торган нәмзәткә – бүрегә өстенлек бирәләр. Шушы ерткычның үлән түгел, сарык ашап гомер итүенә алар игътибар итми. 30 нчы, 40 нчы елларда хәтта лагерьларда утыручылар да Сталинның бөеклегенә, гаделлегенә ышанганнар. Янәсе Сталинга дөресен әйтмәгәннәр, белсә гаепсез кешеләрне аттырмас иде. Ә Сталин белгән. Халык хакыйкатьне белмәгән яисә белергә теләмәгән.

Быел Русия башлыгын сайлауда катнашучы намзәтләр арасында бер генә тәкә дә, эт тә юк. Ә бүре бармы соң? Намзәтләрне сайлап алган вакытта, көч куәткә, хәрбиләргә, империячел даирәләргә табынучылар күбрәк иде. Аю фамилияле, шул ук исемдәге намзәт, киресенчә, менә шул хәрбиләр фиркәсенә альтернатива буларак кабул ителә. Русиядә дә, чит илләрдә дә шулай дип уйлыйлар. Аның киләчәктә нинди юлдан барасын бер Ходай гына белә...
Чагыштырмача демократ Аюхан белән беррәттән гадәти булмаган нәмзәтнең - икенче бөтендөнья сугышы вакытында Кырымнан Казахстанга куылган кешелләрнең оныгы Андрей Богдановның президентлыкка дәгъвә итүе өр-яңа һәм кызыклы хәл.

Үтә дә четрекле заманнар килде. Кемгә дә ышаныр хәл юк. Бүгенге Русиядә каяндыр бүре колакларының тырпаеп торуын күрү өчен зирәклек, аек акыл кирәк. Халык та Илсөя җырлаган сарык көтүенә охшап калмаска тырыша. Бу җырны да ул якын итеп, елмаеп тыңлый. Бу җырда бер хилафлык бар - сарыклар көтүчене үзләре сайлый дип фикер йөртү - шактый зур күпертү. Кемнең, кемне, ничек итеп сайлаганын беләбез. Әмма бу инде бөтенләй башка җыр…

Сайлау

Илфак Шиһапов сүзләре һәм көе

Бик күптәнге елларда,
Үләнле киң далада
Бер көтү йөргән күчеп
Еракта калалардан.
Тук диярлек сарыклар
Көтүче сүзен тыңлап,
Йөргәннәр дала буйлап,
Нәрсә бар, шуны утлап.
Тик язмыш шаян нәрсә -
Бер матур гына көнне
Көтүче китеп барган
Ятим итеп көтүне.
Үзгәрсә дә замана
Көтүчесез булмыйдыр
Караучысыз малларның
Тамагы да туймыйдыр.

Нишлисең, сайлау кирәк,
Булмый башлыксыз яшәп.
Җитәкләүче булса гына
Якты безнең киләчәк.
Өч кандидатура бар
Көтү җитәкли алган.
Кайсысын сайлыйбыз диеп,
Сарыклар уйга калган.
Беренчесе - күк тәкә.
Гел халык арасында,
Ярата сарыкларның да
Агын да, карасын да.
Икенчесе - хуҗаның
Бүленеп калган маэмае.
Эш рәтен дә белә кебек,
Тәҗрибә ягы да бай.

Өченчесе - далада
Яшәүче горур бүре.
Ул башлык булса тимәстер
Дошманнарның һич бере.
… Бик озак уйлаганнар,
Үләнне таптаганнар.
Аннары карар кылып,
Бер сүздә туктаганнар.
Сайламыйбыз тәкәне,
Нәкъ безнең кебек сарык,
Сарыклар җитәкләгәннән
Җитмеш ел буе гарык.
Икенче кандидатура -
Эт тә, картайган инде.
Дөресен генә әйтсәк,
Без аннан туйган инде.
Шундый хуҗа кирәк безгә -
Көтүне ташламасын,
Ходайдан безгә бирелгән
Үләнне ашамасын.
Касысын сайлыйбыз диеп,
Бик озак уйлаганнар.
Ахырда башлык итеп,
Бүрене сайлаганнар!

XS
SM
MD
LG