Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:05

“Заря” ширкәтенең сату бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Александр әйтүенчә, җитештерү 2008 ел башыннан ук тукталган.

Бөтен төр таварлар белән бергә милли үзенчәлектәге һәм хәләл ризыклар да чыкмый башлаган. “Безнең фабриканың үз кибетендә хәләл ризыклар әлегә бар”,- диде ул.
“Заря” Татарстан Диния идарәсенең Хәләл стандартлар комитеты күзәтүе астында хәмерсез, терлек мае кушылмаган “Батыр” печеньесы, “Алсу”, “Җәмилә”, “Сандугач”, “Карлыгач” конфетлары да чыгара иде. Бәлки, әлегә сатылып бетмәгән төбәкләр дә бардыр. “Заря” вәкилләре әйтүенчә, аларның таварлары Ульян, Самара, Омски өлкәләрендә генә түгел, бөтен Русиягә таралган булган. Хәтта Хабаровскида да сатканнар. Башка төбәкләрдәге хезмәттәшләрен җитештерү туктала, ширкәт яңа урынга күчәчәк дип кисәткәннәр алар.
Җитештерү яңадан аякка басармы соң? “Минем бер генә дә ышанычым юк. Бездән тормый, өстәгеләр хәл итә”,- ди Александр. Ул “Заря”да 5 ел эшли.
Ә менә “Заря” ябык акционерлык җәмгыятенең мөдирләр шурасы рәисе Зураб Хубулава монда 1965 елдан бирле эшли. Шуның 40-лап елын башлыгы булган.
Зураб Хубулава
“Заря” бер кая да китмәде. Җитештерү башка урынга күчәчәк. Без яңа фабрика төзибез”
,- ди Зураб Хубулава.
Милли үзенчәлектәге тәм-томнарга килгәндә дә мөдирләр шурасы башлыгының киләчәккә ышанычы катгый. “Без аларны чыгарачакбыз. Әлегә туктап тордык. Безнең җитештерү корылмасы искергән. Фабрикага 83 ел”,- ди Зураб Хубулава. “Җир астындагы коммуникация тузган һәм аннан соң шәһәр үзәгендә җитештерү корылмалары булырга тиеш түгел”,- дип тә өстәде ул. Әмма икътисадый кыенлыклар турында тәфсиле аңлатмалар бирүдән баш тартты.
Мәгълүмат чаралары белдерүенчә, Казан үзәгендәге “Заря” корылмаларын һәм ике гектар җирне Мәскәүнең бер зур ширкәте сатып алган. Ә яңа урынга Оренбур трактындагы Республика хастаханәсе янына күчү 2008 елга билгеләнгән булган. Анда “Заря” 4 гектар җир алган. Архитекторларга проектны эшләргә кушканнар. Төзелеш өчен банктан кредит алырга уйлаганнар. Проект-смета документларын әзерләү өчен тулы бер ел вакыт узган. Ә ул арада төзелеш кирәк-яракларының бәяләре нык үскән. Шулай итеп, шәһәр үзәгендәгене саткан акча нигез салырга һәм дивар терәге булган бетон баганаларга гына җиткән. Бүгенге көнгә кадәр банктан кредит алу да ахырына кадәр хәл ителмәгән.
“Мин бөтен тормышымны үзебезнең фабрикада милли үзенчәлектәге ризыклар чыгаруга багышладым. Килеп эшли башлавыма ярты ел булды дигәндә 1966 елда чыга башлады инде алар”,-ди Зураб Хубулава. Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Әҗем мәчете төшерелгән каплы конфетлар фабрикага әллә ни зур керем ясамаса да, аларның милли горурлыгы булган. Ә “Татарстан” тортының һәм конфетының авторы Хубулава үзе.Һәм әйтеп киткәнебезчә, аларның кабат чыга башлавына да өмете юк түгел.
Әлегә күчтәнәч алып китергә теләгәннәр Казаннан “Татарстан”, “Сәйдәш”, “Тукай”, җыеп әйткәндә, милли үзенчәлектәге тәм-томнарсыз гына китсә, “Заря”да җитештерү тукталганга 500-гә якын кеше эшсез калды. “Алар 20-30 ел эшләгәннәр, хезмәтләренең чын пәрвәрләре иде”,- ди Зураб Хубулава. Һәм җитештерү аякка баскан очракта, хезмәт хаклары әллә ни күп булмаса да (6-7 мең) кабат кайтуларына ышана.

XS
SM
MD
LG