Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә оппозиция хөкүмәт белән сөйләшүне туктата


Грузия оппозицион фиркаләре хөкүмәт белән реформалар турында сөйләшүләрне туктатуын белдерде.
Оппозиция хөкүмәтнең Тифлистә узган ел ахырындагы демонстрацияләрдә тоткарланган барлык кешеләрне иреккә чыгаруын, дәүләт телевидениесе һәм үзәк сайлау комиссиясе башлыкларынн эшләреннән алуны таләп итә.
Консерватив фирка башлыгы Звиад Дзидзигуири әгәр дә шул 3 таләп үтәлмәсә оппозиция халыкны урам җыеннарына чакырачак диде.
Грузия парламенты рәисе Нино Буржанадзе оппозициянең сөйләшүләрдән чыгуын сәер һәм аңлашылмый торган гамәл дип атады.
XS
SM
MD
LG