Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпром белән Украина сөйләшүләре дәвам итәчәк


Газпром Украина белән сөйләшүләр сишәмбегә билгеләнгән вакыт чикләве читкәнчегә кадәр нәтиҗә бирә алмас кебек дип белдерә.
Газпром сүзчесе Сергей Куприанов, әгәр дә Украинага җибәрелгән газ өчен Киевның бер ярым миллиард доллар бурычы турында килешүгә ирешелмәсә, Газпром сишәмбедән башлап Украинага газ җибәрүне 25 процентка киметәчәк диде.
Куприанов Эхо Москвы радиосына Газпром Украинага Русиядә чыгарылган газны җибәрүне туктатачак, Үзәк Азиядә чыгарылган газны кудыруны дәвам итәчәк диде. Газпром торбалары аша Украинага килүче газның чиреге Русиядә чыгарыла.
Куприанов Украина белән яңа килешүләр барлык бурычлар түләнгәннән соң гына төзеләчәл диде. Куприанов шулай ук вакыт чикләвенең 8 сәгаткә кичектерелүен һәм сөйләшүләрнең сишәмбе дәвам итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG