Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ягулык тармагының йотылуы сузыла


Башкортстанның ягулык энергетика тармагының йотылуы сузыла.

Узган елның декабрь аенда Русиянең югары мәхкәмәсе алты нефть эшкәртү заводының икесенең кыйммәтле кәгазьләрен дәүләткә кайтару турында карар чыгарган иде. Ул Русиянең Милек министрлыгына кайтарылырга тиеш. Калган дүрт заводның язмышы март аенда Русиянең югары мәхкәмәсендә каралачак. Ике заводның кайтарылырга тиешле кыйммәтле кәгазьләре әлегә Башкортстанда кала, чөнки федераль арбитраж мәхкәмә Русиянең югары мәхкәмәсе карарын кире каккан.

Рәсми булмаган чыганаклар моны Медведев һәм республика җитәкчеләре арасындагы алыш-биреш дип аңлата. Аңа караганда, кыйммәтле кәгазьләр “Газпром”га күчереләчәк. “Газпром”ның директорлар шурасы рәисе Дмитрий Медведев. Рәсми булмаган чыганаклар Дмитрий Медведев моның өчен Башкортстанның яңа Президенты итеп Урал Рәхимов кешесен куячак дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG