Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

Башкортстан татарлары матәм көнле булды


7нче февраль Башкортстан татарлары матәм көнен билгеләячәк.

Бу турыда Башкортстан татар иҗтимагый үзәге карар кабул итте. 7нче февраль Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов туган көн. Ләкин матәм көне Рәхимов туган көн уңаеннан түгел. Узган елның 7нче февраленә Уфада татар гимназиясе итеп төзеп бетерергә дип бирелгән бинаны җимереп беткән иделәр. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин бу уңайдан шулай диде: “Эшкуар Рәмил Бигнов өч катлы бинаны республика татар гимназиясе итеп төзеп бетерер өчен татар җәмәгатьчелегенә биргән иде. Аны төзүгә 20 миллион сум акча тотылган. Бигнов гимназияне төзеп бетерү өчен тагы 25 миллион сум табарга ышандырды. Ләкин бу хыяллар тормышка ашмады, хакимият ул бинаны җимертте. Узган елны Мортаза Рәхимовның туган көненә аны җир белән тигезләделәр. Шул сәбәпле, без ел саен 7нче февральне матәм көне итеп билгеләячәкбез”.

XS
SM
MD
LG