Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстандагы атышта 4 кеше үлде


Русия хакимиятләре Дагыстанда сишәмбе көнне булган атышта 3 сугышчы һәм 1 иминлек хезмәткәре һәлак булды дип белдерә.

Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары милиция вәкиленең вакыйга Бабаюрт районында иртән булды дигән сүзләрен китерә.

Анда милиция һәм Федераль Иминлек Көчләре бер хосусый йорттагы гыйсъянчылар төркемен чолгап алган. Соңрак шул урынга барганда юлга куелган бомба шартлаудан бер милиция хезмәткәре яраланган.
XS
SM
MD
LG