Accessibility links

Һинд океанында аякларын татарлар да чайкарга җыена


Һиндстан үзе зур булмаса да, анда миллиардтан артык кеше яши
Һиндстан үзе зур булмаса да, анда миллиардтан артык кеше яши

Белгечләр әйтүенчә, Русия белән Һиндстан арасында 20 еллап элемтәләр канәгатьленерлек түгел. Мәсьәләне чишү өчен былтыр беренче мәртәбә Русия–Һиндстан сәнәгать һәм инвестиция корылтае үткәрелгән иде.

Ул вакытта бу чарага Русиядән 200, Һиндстаннан 300гә якын ширкәт вәкиле катнашкан. Икенче корылтайда исә 1000гә якын катнашучы булырга тиеш, һәм ул узган ел белән чагыштырганда күпкә дәрәҗәлерәк үтәчәк, дип фаразлый белгечләр.

Сишәмбе әлеге чара кысаларында Русия премьер-министры Виктор Зубков Һиндстан премьер-министры Манмохан Сингх белән очрашты. Икътисадчылар тарафыннан бик дәрәҗәле саналган бу корылтайда Татарстан вәкилчелеге дә катнаша. Алар арасында сәүдә һәм сәнәгать министр Александр Когогин, мәдәният министры Зилә Вәлиева, “КамАЗ”, “Татэнэрго” ширкәтләре вәкилләре бар.

Taтарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин
Һиндстанда бүгенге көндә 1 миллиардка якын кеше яши, шартлар бик үк яхшы түгел, күпләр урамнарда тора. Алайда икътисадый яктын караганда бу ил башкалар өчен кызыклы, халкы күп, акча ягы сайрак, аларга арзан һәм яхшы товар кирәк. Русия исә мондый товар җитештерергә оста. Бу товарны 1 миллиард халыкка экспортлау юллары да ачылса, тагын да яхшы була ди белгечләр. Татарстан өчен исә Һиндстан кайсы яклары белән кызыклы ил? Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бүлек җитәкчесе Гүзәл Шәйхуллина бу сорауга болай җавап бирде:

"Һиндстан белән икътисадый элемтәләр корганда Татарстан ягын беренче чиратта, машина төзелеше өлкәсе кызыксындыра. Бүгенге көндә Һиндстанда Русиянең “Урал” машиналарын җитештерәләр, алга таба биредә “КамАЗ” машиналарын җыючы ширкәт булдыру ниятләнә.

Шулай ук Һиндстанга барыр алдыннан безнең министрлык тарафыннан республиканың күп кенә ширкәтләре арасында сораштыру үткәрелде. Аның нәтиҗәсендә бу ширкәтләрнең Һиндстан өчен һава транспорты җиһазлары, газ чыгару җиһазлары җитештерергә әзер булуы ачыкланды. Сәфәр барышында министр Александр Когогин, күп кенә рәсми затлар белән очрашачак һәм бу сорауларны күтәрәчәк. Шулай ук корылтай кысаларында министр чыгыш та ясыячак. Биредә ул Татарстан белән таныштырудан тыш, Һиндстан энергетикасы үсешенә Татарстан ниләр эшли ала дигән теманы ачачак."

Татарстан белән Һиндстан мөнәсәбәтләре рәсми төстә 2003 елда башланган. Шул елның 12 ноябрендә Мәскәүдә Татарстан хөкүмәте Һиндстанның Андхра-Прадеш штаты хөкүмәте белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләр урнаштыру килешүен төзегән иде.
Һиндстан белән Русия арасында икътисадый элемтәләр бүген ни хәлдә дигәндә, Русия, Һиндстан хөкүмәте дә бу элемтәләр белән кәнагать түгел, ди белгечләр. Былтыр ул нибары 4 миллиард доллар тәшкил иткән. Чагыштыру өчен - Һиндстанның Кытай белән товар әйләнеше 40 миллиард долларга якын. Моның хәтлек үк булмаса да, Русия белән Һиндстан арасында товар әйләнешен 2010 елга 10 миллиард долларга җиткерергә кирәк диелгән бу корылтайда.
Һиндстанның Татарстан белән икътисадый элемтәләренә килгәндә исә, 2006 елда товар әйләнеше 15 миллион доллар булса, 2007 елда ул 44 миллион доллар тәшкил иткән. Узган ел Татарстанның тышкы хезмәттәшләре рәтендә Һиндстан 24 урында торган.
Татарстан белән Һиндстан арасындагы мәдәни элемтәләр исә әле 1996 елда ук урнаштырыла башлаган. Ул елны республикада хәтта Һиндстан көннәре дә үткәрелгән иде. Һәр ел диярлек бу элемтәләр төрле чаралар белән ныгытылып килде.
13 февраль көнне Русия белән Һиндстан корылтае дәвам итәчәк. Аның барышында Татарстан һәм Һиндстан арасында икътисад, мәдәният өлкәсенә караган берничә килешү төзеләчәге дә билгеле.
XS
SM
MD
LG