Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Берничә районга бер экология инспекторы гына туры килә!” - ди министр


Татарстанның экология министры Әгъләм Садретдинов һәм хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов
Татарстанның экология министры Әгъләм Садретдинов һәм хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов

Узган шимбәдә Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында экология һәм табигать ресурслары министрлыгының коллегия утырышы булды. Шул уңайдан без экология министрлыгының узган елгы эшчәнлеге һәм киләчәк планнары белән тулырак танышыр өчен министрның үзе белән сөйләшергә булдык.

Татарстан башкаласының “Казан ярминкәсе” сәүдә үзәгендә узган республиканың экология һәм табигать ресурслары министрлыгының коллегия утырышында татар журналистлары күп булмады. Шимбә көн булгангамы, яки башка сәбәпләр аркасындамы рәсми газет-телевиденияләрнең бик азы гына катнашты бу җыелышта. Без моны берничә редакциянең журналистлары белән сөйләшкәч белдек.

Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында узган барлык чараларны интернет битенә язып барган “Татар-Информ” мәгълүмәт агентлыгы белдерүенчә, Татарстанның экология министрлыгың әлеге утырышында төрле министрлык, хакимият органнары вәкилләре һәм башка ваграк җитәкчеләр катнаша.

Җыелышта төп эколог Әгъләм Садретдинов узган елга нәтиҗә ясап һәм 2008 елга максатлар куеп нотык тотты. “Азатлык” радиосына ул менә ниләр сөйләде:
“Бүгенгесе көндә безнең төп эшебез табигатькә йогынта ясый торган объектлар контрольдә тоту; бу су чистарту корылмалары, көнкүреш калдыкларын туплау, эшкәртү урыннары. Тиешле технология белән барлык районнар да эш итми. Минзәлә районында Зәй елгасына чистартылмаган су агу һәм аның эчә торган суга эләгү очракларын без муниципаль берәмлек башлыклары белән бергә чиштек. Әлмәтнең “Токарликов” хуҗалыгында шуңа охшаш очрак булды.”
Коллегия утырышына әйләнеп кайтсак, анда үзенең кул астында эшләүчеләрнең чыгышларын тыңлаганнан соң, Миңнеханов (ә ул берүк вакытта “Татнефть” ширкәтенең директорлар шурасы рәисе дә): “Табигый байлыкларны кирәкле күләмдә генә чыгарырга кирәк, нәфеснең дә чиге булырга тиеш”, дип белдерде. Шунда ук “Нефтьне әйтмим инде…”, дип тә куйды.

Экология министрлыгы инспекторларының эшчәнлеген www.prav-tatar.ru сайтында да күрергә була, анда бу елдагы тикшерү нәтиҗәләре ясалган һәм гөнаһлары булган районнар исемлеге язылган. Күп очракта тәртип бозулар чүп-чар, көнкүреш калдыклары түгү урыннары, чокырлар, үләт базлары булмау белән бәйле.

Инспекторларның кара исемлегендә Казан белән Әлмәт шәһәрләре, Кукмара, Балык бистәсе райннарын еш искә алына. Экология министры Әгъләм Садретдинов “Азатлык” радиосына сөйләвен дәвам итә.
“Киләчәктәге планнарыбыз, тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм, табигатькә зыян сала торган объектларны киметү, контрольдә тоту. ”
Бүгенге көндә Татарстанда якынча ничә инспектор бар?

“8 территориаль идарә, анда безнең 46 кеше эшли. Кайсыбер районнарга берәр инспектор да тими. Берничә районга бер кеше беркетелгән.”
Сезгә кайсы министрлыклар ярдәмгә килә?

“Эчке эшләр министрлыгы, анда безнең экология милициясе бар. Шулай ук, безнең федераль органнар, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән элемтәдә торабыз.”
Кисәтүләргә, тыюларга колак салмаган оешмаларга нинди җәза бирәсез?

“Оешманың объектын эшен туктатырга күп акыл кирәкми. Андый вәкәләтебез бар. Ябылганнарын кире торгызу күпкә авыр, анда кешеләр эшли, шуның хисабына яши. Шуңа күрә, проблеманы сөйләшеп, киңәшеп эшлибез. Инде алайда булмаса, эш табигатьне саклау прокуратурасына тапшырыла”
, диде экология министры Әгъләм Садретдинов.
“Татар-информ” хәбәр сайты хәбәр итүенчә, экологлар җыелышында республикадагы 1100 үләт базының 500-енең генә азмы-күпме тәртиптә торуы әйтелә. Йорт салу өчен мәйдан кирәк булып, үләт базларының мәйданын киметергә тырышучылар да булган.
XS
SM
MD
LG