Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:56

АКШ һәм Иран рәсмиләре Гыйракта иминлек турында сөйләшәчәк


Багдад АКШ һәм Иран рәсмиләренең Гыйрактагы иминлек турында киләсе сөйләшүе алдагы берничә көндә башланачак дип белдерде.
Гыйрак тышкы эшләр министры Хөшияр Зебари моны бүген Мәскәүдә матбугат очрашуында әйтте.
Былтыр Багдадта Гыйрак хөкүмәте оештырган берничә шундый сөйләшү үтте.
Вашингтон Тәһранны Гыйрактагы сугышчыларга корал һәм күнегүләр бирүдә гаепләп килә. Иран моны кире кага.
Зебари шулай ук Гыйрак хөкүмәте март башында Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Гыйракка килер дип ышана диде.
Моңарчы Иран Ислам Республикасы президентларының Гыйракка барганы юк иде.

XS
SM
MD
LG