Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәшрикъкамы әллә мәгърипкәме?


Русия президентына нәмзәт Андрей Богданов үзенең төп юнәлеше итеп Русияне Европа Берлегенә якынайтуны саный. Көнчыгыш белән Көнбатыш кушылган урын дип йөртелгән Казанда яшәүчеләр Богданов белдерүләренә үз фикерен әйтә.

“Демократик партия һәм мин Европа берлеге белән стратегик хезмәттәшлеккә омтылабыз. Яңа велосипед уйлап табасы юк, ул күптән инде Европада уйланган. Һәм без андагы гади кешенең ничек яшәгәнен күрәбез. Анда эшләнгән һәм нәтиҗә биргән ысулларны безнең җирдә һәм канун чыгаруда кулланырга кирәк.”
Бу сүзләрне Богданов 12 февраль көнне “Радио России”да нәмзәтләр чыгышы вакытында әйтте. Тел төбендә Европа кануннарының камиллеге, кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлгән булуы турында бара.
Дамир Исхаков
Галим Дамир Исхаков, Богдановның мөстәкыйль көч булмавын әйтә. “Русия президентына нәмзәтнең юнәлеше тулысы белән Сурков тарафыннан эшләнгән. Моны Мәскәүнең беректәшләр эзләве дип карарга кирәк”,- ди.
“Америкага алар турыдан-туры каршы чыгалар хәзер. Монда беректәш буларак я Кытай юнәлеше калды. Һиндстанны да уйларга була әле. Я Европа юнәлеше. Минемчә, Русия элитасы арасында Европага якынаерга теләк бар. Европага якынаю ул Европалыларны бераз Америкага каршы куеп, шул көчләрне файдаланып Европа эчендә антиамерикан кәеф булдыру аларның теләкләре”.
“Чынлыкта бу теләкләрнең алгы сафында Богданов бара”,- ди Дамир Исхаков. Аның фикеренчә, Мәскәү рәсмиләре бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә үз фикерләрен әлегә яшерә. Сәяси яктан Европага елышу бар.
Европа берлегенә омтылуның тагын бер ягы булырга тиеш, ди Дамир Исхаков. “Русиядә тупланган капиталны кайда да булса сакларга кирәк. Америкада экономик проблемалар булу һәм башка сәбәпләр аркасында, шул исәптән Американы көндәш дип карау сәбәпле, урыс олигархлары акчаны Европа банкларында саклау ягында булачак”.
Богданов белдерүләренә мөнәсәбәттә сәяси язмалары белән татар халкына таныш публицист, “Татар юлы” һәм “Татар миссиясе” китапларының авторы Рашат Сафинның үз карашы бар.
“Без әлбәттә НАТОга керәчәкбез. Без әлбәттә Европа берлегә керәчәкбез. Ә менә Америкадан башка ул әле булмас. Бусы инде ул (Богданов) ике якны да килештермәкче була. Ул алай булмый. Глобальләшү процессы бара. Америкадан башка булмый. Әле Кытаймы, башкалармы Америкага тиңдәш дисәләр дә, бу мәсьәләдә аңа тиңнәр юк”,- дип саный Рашат Сафин.
Икътисад фәннәре галимәсе Зөһрә Гаффарова: “Бүгенге көндә Русиянең ике ягында ике көч үсә”,- ди. Бер якта Азия-Тын океан төбәге Һиндстан һәм Кытай булса, икенче якта Кушма Штатлар. Русия бүгенге көн сәясәтенә караганда сайлау алдында кебек. Әмма, өченче юл да бар. Ерак Көнчыгыш Азия-Тын океан төбәгенә омтылса, Русиянең көнбатыш өлеше Европага йөз тотарга мөмкин. “Әмма көчле ике якның да үз кызыксынуы”,- ди Гаффарова.
“Русия алдында зур проблема бар. Һиндстан һәм Кытайны да, икенче яктан Кушма Штатларны да Русия күбесенчә чимал чыганагы буларак кына кызыксындыра”,- ди Гаффарова.
XS
SM
MD
LG