Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлаудан 3 хәрби үлде


Әфганстанның көньягындагы Һелманд виләятендә Әфгән хәрби кизүенә бомба ташлау нәтиҗәсендә 3 гаскәри һәлак булды, өчәү яраланды.
Муса Кала район башлыгы Гәбдессәлам кичә үзенең өенә дә һөҗүм булганлыгын хәбәр итте. Ул һөҗүмдә корбаннар булмаган.
Элекке Талибан хәрби җитәкчеләренең берсе Гәбдессәлам декабрь аенда Муса Кала сугышчылардан яулап алынганнан соң анда район башлыгы итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG