Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Ваграк җитәкчеләр идарә итәргә өйрәнә


Татарстанда күп кенә муниципаль җитәкчеләр, депутатлар тиешле дәрәҗәдә белемле түгел. Узган атнада сәүдә, сәнәгать һәм икътисад министрлыкларының еллык җыелышында бу фикер ике министр тарафыннан да кузгалтылган иде. Белемне арттыру турында президент Миңтимер Шәймиев тә һәр җыелышта диярлек әйтеп килә. Бу уңайдан Татарстанның икътисад министрлыгы республикада махсус укыту үзәге булдырып, чит илдә киң кулланылган Master of Public Administration, ягъни җәмәгатьчелек белән идарә итү програмы нигезендә җитәкчеләрне идарә итү нечкәлекләренә өйрәтмәкче. Бу турыда республиканың икътисад министрлыгында узган матбугат очрашуында сүз барды.

Замана үзгәрә, тормышка яңа технологияләр керә, идарә итүнең дә яңа ысуллары барлыкка килә. Шунлыктан бүгенге көндә төрле урыннарда җитәкче булып эшләүчеләрнең белемнәре сайрак, ди икътисад министрлыгы хезмәткәрләре. Тикшерүләр күрсәткәнчә бүген шәһәр муниципаль идарәләрендә 600, район идарәләрендә 922, авыл идарәләрендә 850гә якын муниципаль җитәкче, шул исәптән 1000гә якын министрлыклар хезмәткәрләре дә, үз белемнәрен яхшыртуга мохтаҗ, ди икътисад министрлыгы бүлек мөдире Елена Кулик.
"Фәннәр кандидаты диссертацияләрен яклап белемне арттырырга бүген күпләрнең вакыты да, теләге дә юк. Аннан соң бу инде белем алуның искергән юллары. Шуңа күрә белемне яңа халыкара стандарт - җәмәгатьчелек белән идарә итү программасы буенча алып барырга кирәк. Бүгенге көндә идарә итү оешмаларында эшләүчеләрнең күбесе белгечлек буенча инженер, тарихчы, укытучы, икътисадчы. Алар идарә итү буенча махсуз курслар тыңларга әзер. Җәмәгатьчелек белән идарә итү белгечен әзерләү программасы чит илдә киң кулланышта булса да, Русиядә аның белән 2002 елда гына кызыксына башладылар. Ләкин бүгенге көнгә кадәр Русиядә җәмәгатьчелек белән идарә итү белгечен әзерләүче үзәк юк. Шуңа күрә Татарстанда бу үзәк яхшы гына эшләп китсә, аның белән федераль оешмалар да кулланырга мөмкин."
Елена Кулик әйтүенчә, белем бирү үзәге өчен махсус бина төзелмиячәк, ул башка бинаны арендага алып эшлиячәк. Хәзергә аны эзләү бара, оештыручылар сүзләренчә ул “Креатив шәһәр” программасы кысаларында Яшел Үзән шәһәрендә булырга мөмкин. Бу үзәкнең укытучылар штаты булмаячак, биредә белем бирүгә Татарстаннан, Русиядән һәм чит илләрдән белгечләр чакырылачак. Шулай ук Елена Кулик әйтүенчә, укытучылар рәтендә республиканың алдынгы җитәкчеләре дә булырга мөмкин.
"Бүгенге көндә Татарстан хөкүмәте 10га якын чит ил уку йортлары белән сөйләшүләр алып бара. Алар безнең белән хезмәттәшлек итәргә каршы түгел. Монда Америка Кушма Штатларының Һарвард университеты да, Германия, Канада, Нидерланд, Белгия уку йортлары да бар. Киләчәктә бу уку йортлары галимнәре монда килеп укытачаклар."
Идарә итү эшенә өйрәтүче бу үзәктә уку тәртибе ничек була дигәнгә Елена Кулик болай җавап бирде:
"Уку вакыты якынча ел ярым, ике ел тирәсе булачак, һәр ел дүрт өлешкә бүленә. Бер өлеше якынча 10 көн барачак. Психологлар, икътисад белгечләре тарафыннан мондый төр уку уңышлы дип табылган. Төркемнәргә тупланучылар якынча бер дәрәҗәдә белемле булачак һәм һәр төркемне махсус программа буенча укыту булачак. Шуны әйтергә кирәк белем алуның 50% мөстәкыйль."
Оештыручылар әйтүенчә, җәмәгатьчелек белән идарә итүгә өйрәнү дәресләре бюджеттан түләнмиячәк, бары тик шәхси чыгымнар. Бу түләүләрнең күләмен Елена Кулик әлегә әйтә алмады. Шулай ук белем бирү үзәгенең төгәл кайчан булдырылачагы да әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG