Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Русия президенты журналистлар белән соңгы еллык очрашуын үткәрә


Русия президенты Владимир Путин атнакичтә журналистлар белән соңгы еллык очрашуын үткәрәчәк. Ул Казан вакыты белән көндезге 12-дә башлана.
Март аенда яңа президент сайланганнан соң майда Путин вазыйфасыннан китә.
Путинның Русия һәм чит ил журналистлары белән мондый еллык очрашулары гадәттә 3 сәгаттән артык дәвам итә.
Күп кенә сораулар илнең эчке мәсьәләләре турында булыр дип көтелә. Шулай да еш кына Путин бу очрашуларны көнбатышка гаепләүләр ташлау өчен дә файдалана.

XS
SM
MD
LG